Мәктәпләрдә дистанцион укытулар булмый

Республика мәктәпләрендә яңа уку елын 1 сентябрьдә башлап, 25 майда тәмамларга җыеналар. Балалар мәктәптә белем алачак, дистанцион укыту турында әлегә уйланылмый. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгында узган матбугат конференциясендә Татарстан мәгариф министры урынбасары Алсу Әсәдуллина планнары белән уртаклашты.

1 сентябрьдә бәйрәм чарасы урамда узса, бер юлы – 100, мәктәп эчендә – 50 кешедән дә артмаска тиеш. Бәйрәмдә катнашкан ата-аналарның барысы да битлектән булачак. Башлангыч сыйныф укучылары уку елы дәвамында бушлай кайнар ризык белән тукланачак. Моның өчен республика һәм федераль казна акчасы тотыла.  Дәресләр төрле вакытта башлана, сменалы укыту да карала. Боларны балалар саныннан чыгып, җитәкчелек үзе билгели. Саклану чараларының ничек күрелүен Роспотребнадзор идарәсе хезмәткәрләре тикшереп торачак. “Бу уңайдан беркем дә битарафлык күрсәтмәс, чирләмәс өчен саклану кирәклеген һәркем белә. Балалар да, ата-ата-аналар да дистанцион укудан арыды”, – ди Алсу Әсәдуллина.

Мәктәпләрдә беренче көннән медицина кабинетлары да эшли башлаячак. Балаларга сезонлы гриппка каршы вакцина да шунда ясалачак. Укучы вирус инфекциясе белән авыруга шикләнелсә, ата-анасы яки табиб килгәнен, аерым бүлмәдә көтеп торачак. Балалар коронавирус белән күпләп авырып китсә дип, Казандагы 1нче балалар хастахнанәсендә һәм Республика балалар клиник хастаханәсендә махсус ятак урыннар әзерләү мөмкинлеге бар. Татарстан сәламәтлек саклау министры урынбасары Владимир Жаворонков фикеренчә, әлегә ул урыннарның кирәге юк һәм булмас дип ышанабыз.

 

 


Фикер өстәү