Сергей ШОЙГУ: «Күбрәк күрәсе, өлгерәсе, эшлисе килә»

Иҗатка мәхәббәте, Казан вертолет заводы язмышы, илнең хәрби торышына бәя, республикага теләкләре… Журналистлар Казан Кремлендә Россия оборона министры Сергей Шойгу белән аралашты. Илнең хәрби тармак башлыгы белән «ВТ» хәбәрчесе дә очрашты.

Кәефкә бәйле иҗат

Мәгълүм булганча, бу көннәрдә башкалада Сергей Шойгуның «Тормыш өчен иҗат» дигән күргәзмәсе эшли. «Хәзинә» сәнгать галереясында министрның рәсем һәм агач эшләнмәләре урын алган. Бер карасаң, илнең хәрби көчләре белән идарә иткән, җитди тармакны җитәкләгән кеше сәнгатьтән ерак торадыр төсле дә бит. Журналистлар Сергей Шойгудан бу җәһәттән табигать биргән сәләте турында кызыксынды.

– Иҗат миңа эштән арынып торырга, «пар чыгарырга» булыша. Мин аны иҗатка санамыйм да, бу – балачак мавыгуы. Мине үзлектән өйрәнчек дип атарга буладыр. Ниндидер әсәр тудыруны һөнәре дип күргән чын профессионалларны кәеф өчен генә иҗат итүчеләрдән аера белергә кирәк. Мин дә менә бу эшне кәеф булганда, вакытым һәм теләгем барда башкарам. Бер хөрмәт иткән кешем шундый сүз әйткән иде: гомер – бик кыска, шуңа да аны мөмкин булганча эчтәлекле һәм озын итәргә кирәк. Менә мин дә яшәргә тырышам! Күбрәк күрәсе, өлгерәсе, эшлисе килә! – диде оборона министры.

Эшсез тормаслар

Оборона министрлыгы өчен шиномонтаж хезмәте кебек. Сергей Шойгу Казанның хәрби предприятиеләрен шушы сүзләр белән тасвирлады. Журналистлар Казан вертолет һәм авиация заводлары киләчәге белән кызыксынды.

– Казан предприятиеләре министрлык өчен шиномонтаж хезмәте кебек ул. Сез дә бит машина тәгәрмәчен кышкыга алмаштырганда профессионаллар хезмәтеннән файдаланасыз. Биредәге заводлар заказ буенча яңа очкычлар чыгарганга гына түгел, бүген файдалануда булган техникага хезмәт күрсәтү бәрабәренә дә тәэмин ителгән. Авиация заводы да, вертолет заводы да эшсез тормаячак. Горбунов исемендәге завод министрлык таләпләренә туры килә, Казанга килгән саен очкычлар җитештерү, цехларның үзгәрешен тикшерәм. Шуны әйтә алам: хәзерге вакытта бу – безнең бурычларны үти алырдай предприятие. 2028 елга кадәр 364 млрд сумлык килешүләр имзаланды, – дип хәбәр итте Сергей Шойгу.

Министр Россия армиясе өчен теләсә нинди һава торышы шартларында да оча алырлык вертолетлар кирәк булуын әйтте. Казан вертолет заводы исә бу ихтыяҗны канәгатьләндерә ала. Быел завод 22 берәмлек Ми-8 вертолеты, Ми-38, «Ансат»лар җитештереп тапшырачак. Завод белән министрлык 10 елга исәпләнгән килешү төзергә җыена.

– Ике генә дә, өч кенә дә түгел, вертолетлар күп кирәк. Ту-160 очкычын җитештерү очрагындагы кебек үк, 10 елга килешү әзерләячәкбез һәм имзалаячакбыз. Предприятие үзенең иртәгә нәрсә эшләячәген белсен, җитештерү өчен кирәк булган продукциянең кыйммәтләнүен көтмичә, бүгенге бәяләрдән сатып алсын өчен кирәк бу, – диде Сергей Шойгу.

Җитәкче сыйфатлары

Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Оборона министрлыгы… Сергей Шойгу биләгән вазыйфалар кешедән тау кадәрле җаваплылык һәм сабырлык таләп итә. Ә шулай да нәтиҗәле эшчәнлек алып баруда аңа ни ярдәм итә соң? Министр, идарәче кеше бар нәрсә белән дә берүзе генә идарә итә алуына ышанмыйм, ди. Команда бердәмлеге дә кирәк. Сергей Шойгу әйтүенчә, кеше яңа вазыйфага билгеләнгән вакытта да үзе ышанган кешеләрне туплый бит.

– Синең карамакта булган кешеләрнең – коткаручы, янгын сүндерүче һәм башкасы – эш шартларын белеп торырга кирәк. Шулай ук башкаларга караганда күбрәк белү сәләте дә мөһим. Гел тиешле урында булырга кирәк – мин менә шундый идарә итү алымы яклы. Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы турында сүз бара икән, бу инде аеруча мөһим. Мин һәрвакыт җитәкчелек иткән оешма һәм коллективның тормышы белән яшәргә тырыштым, – диде ул.

Дуслар яшәгән җирдә

Очрашу азагында, министр республика халкын киләчәк бәйрәм белән тәбрикләде, Татарстанның үз тормышында нинди урын алып торуын әйтте.

– Мәгълүм бер җыр сүзләре белән әйткәндә, бу – минем дусларым яшәгән җир. Дөрестән дә, Татарстанда дусларым, мин хөрмәт иткән кешеләр күп. Беренче Президентыгыз Минтимер Шәймиев белән безне зур дуслык бәйли, хәзерге җитәкчегез Рөстәм Миңнеханов белән дә бер-беребезне бер сүздән аңларлык дәрәҗәгә җиттек. Искиткеч шәһәр һәм искиткеч республикада яшисез! – диде Сергей Шойгу. – Теләкләргә килгәндә, хәзерге яшәешебездә сәламәтлек кенә кирәк. Уңыш та булсын. Бер әйтем бар бит: «Титаник»та барысы да сәламәт иде, уңыш кына җитмәде. Республикада төрле юнәлешләр буенча үз программалары эшли. Төрле тармаклар үсеше өчен көч куела. Мәсәлән, спортны алыйк. Спорт димәктән… «Ак барс» чемпион калсын дия алмыйм, ЦСКА (Мәскәү хоккей командасы. – Ред.) белән СКАны (Санкт-Петербург хоккей командасы. – Ред.) кая куярбыз? (Көлә.)

Бу көнне Россия оборона министры һәм Татарстан Президенты Казанда яңа хәрби госпиталь нигезенә таш салу тантанасында катнашты. Әлеге бина Республика клиник балалар хастаханәсе белән Рауис Гәрәев урамындагы 186 нчы лицей арасында төзеләчәк. Моннан тыш, Сергей Шойгу Горбунов исемендәге Казан авиация заводы эшчәнлеге белән дә танышты.

Шулай ук министрның эш сәфәре кысасында Татарстандагы Казан танк училищесы һәм Суворов исемендәге хәрби училищесына бәйле сораулар каралды, республикадагы хәрби частьларга бәйле вазгыять турында сөйләшү булды. Сергей Шойгу үзенең күргәзмәсен дә карады, шулай ук күптән түгел сафка баскан Казан Изге Ана иконасы соборында булды, интернационалист сугышчыларга багышланган һәйкәлгә чәчәкләр салды.

Чулпан Гарифуллина


Фикер өстәү