Фәрит Мөхәммәтшин Сарман районына сәфәр кылды

Сарман районында Фәрит Мөхәммәтшин урып-җыю эшләренең барышы белән танышты, Юлтимер авылында, фельдшер-акушерлык пункты ачу тантанасында катнашты.

Районның Янурыс авылы читендәге кырда парламент җитәкчесе авыл хезмәтчәннәре белән аралашты. Биредә хәзер шикәр чөгендере алалар. Бөртеклеләрне урып-җыю әле 12 августта ук, гадәттәгедән 1 ай алдан тәмамланган. Уңыш гектарыннан уртача 14 центнер чыккан. Билгеле инде, авыл хезмәтчәннәрен уңыш күләме канәгатьләндерми. Фәрит Мөхәммәтшин әйтүенчә, корылыкка карамастан, республикада азык-төлек кытлыгы булмаячак. «Республикада 5әр млн тонна һәм аннан да күбрәк уңыш җыеп алган еллар булды. Быел объектив сәбәпләр аркасында азрак, әмма өстәмә чаралар, ярдәм булачак», – диде ул.

Юлтимер авылында ачылган фельдшер-акушерлык пункты Президент программасы буенча төзелгән, яңа җиһазлар урнаштырылган. Хәзер биредә көн күрүче халыкка табибка күренү өчен район үзәгенә яки күрше авылларга йөрергә туры килмәячәк. Соңгы 10 елда республика авылларында Президент программасы буенча 557 ФАП һәм 43 табиб амбулаториясе төзелгән.

Район активы белән очрашуда сүз сентябрь аенда буласы сайлау һәм җанисәп турында булды. «Миңа калса, бу чараның әһәмиятен аңлап бетермиләр, – диде ул җанисәп турында. – Кайберәүләр аны кешенең милләтен ачыклау дип кенә кабул итә. Ә чынлыкта җанисәпнең максатлары киңрәк. Аның нәтиҗәләре буенча федераль үзәк социаль ярдәм һәм илнең үсеш программаларын кабул итә. Һәр кеше мөһим». Сайлауга килгәндә, парламент башлыгы фикеренчә, районнарда әлеге мөһим сәяси вакыйгада катнашуның әһәмиятен яхшы аңлыйлар.


Фикер өстәү