Владимир Путин авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең проблемаларын хәл итәргә кушты

Россия Президенты Владимир Путин «Бердәм Россия» партиясе съездында күп кенә тәкъдимнәр белән чыкты. Алар арасында авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрнең проблемаларын хәл итү белән бәйлесе дә бар. Татарстанда бу уңайдан нинди эшләр башкарыла? 

Республикада авария хәлендәге йортларда яшәүчеләрне яңа фатирларга планлаштырылганнан ике елга иртәрәк, 2023 елда күчереп бетерергә телиләр.  Тузган йортларда яшәүчеләрне фатирлы итү «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты аша башкарыла. Әлеге проект кысасында Казан, Әгерҗе, Актаныш, Арча, Балтач, Алабуга, Яшел Үзән, Кукмара, Минзәлә, Саба һәм Чистай районнарында яшәүчеләргә дә бәхет елмаячак. Республикада барлыгы 1755 кешене яңа фатирларга күчерү планлаштырыла. 2019–2020 елларда Казанда 146 фатирда яшәүче 454 кеше өй туе уздырган. Ел ахырына кадәр тагын  367 фатир тапшырылачак.

Искедән яңага күчү – күңелле хәл. Казанның «Октябрьнең 40 еллыгы»  урамында яшәүче Миңнегөл Кыямова яңа фатирны озак көткән.

– Торагыбыз булмас кебек тоелган иде инде. Хәзер менә сөенеп туя алмыйбыз. Дөрес, балаларым үсеп чыгып китте инде. Ә яңа фатир безгә бик ошый. Олыгайган көннәребездә мондый рәхәттә яшәрбез димәгән идек, – ди ул. – Безнең йорт 1953 елда төзелгән иде. Карап торсаң да, йортлар искерә.  Тәрәзәләр иске, түшәмнән су ага иде. Тилмермәдек түгел, тилмердек. Әле ярый дәүләт программалары ярдәм итте. Без җитәкчеләргә рәхмәтле. Бу программа булмаса, без фатир ала алмас идек.

Яшел Үзәндә яшәүче Нурия Исмәгыйлова гаиләсе дә озакламый яңа фатирга күчәчәк.

– Йортыбыз бик иске иде. Әллә ничә тапкыр бу хакта яздык та, телевизорлардан да күрсәттеләр. Шөкер, безне җитәкчеләр ишетте. Яңа елны яңа фатирда каршы алырбыз дип хыялланабыз, – ди ул.

САН

2024 елга кадәр илдә халыкны тузган йортлардан күчерү өчен 45 млрд сумлык 11 млн квадрат метр фатир төзеләчәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА

 


Фикер өстәү