Республикада калдыкларны электронлаштыру өчен махсус система барлыкка киләчәк

Казанда икенче көн рәттән калдыкларны эшкәртү турында сөйләшү бара. Инде без бу хакта хәбәр иткән идек. Бүген республикада эшләүче 25 сәнәгать оешмасы җитәкчеләре калдыклардан ничек котылырга була дигән сорауга җавап эзләде.

Татарстанның Экология министры урныбасары Ольга Манидичева һәм “Большая тройка” дигән оешмалар компаниясе белгечләре шул хакта сөйләште. Белгечләр фикеренчә калдыкларны да автоматлаштырырга вакыт килеп җиткән.

Республикада “Төзелеш, казу, җимерү калдыкларын куллану” дигән автоматлаштырлыган мәгълүмати ситема эшли башлады. Әлеге система калдыклар белән эшләүче оешмалар өчен бик уңайлы булачак. Министр урынбасары сүзләренчә, ул экологияне сакларга да мөмкинлек бирәчәк, калдыклар белән эшләүчеләрнең эше дә күз алдында булачак. Электрон хезмәт барлыкка килү, күп кенә чүплекләрдән арынырга ярдәм итәчәк. Әлеге бу проект сынала гына. Әгәр ул кирәклеген расласа, республикада калдыклар да электронлашачак. Бу хезмәт белән якыннан танышыр өчен https://eco.tatarstan.ru/rus/file/pub/pub_2916286.pdf сайтына, сораулар туса, ossig@big3.ru язып җибәрергә кирәк.

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү