Чүп чиләгеннән башлыйк!

2022 ел ахырында Яшел Үзәннең Осиново бистәсендә калдыкларны төрләргә аеру буенча да завод төзеләчәк. Ул чүп яндыру заводы янәшәсендә булачак. Бу хакта Татарстанның Тарифлар буена дәүләт комитеты рәисе Александр Груничев җиткерде. Бүген һәм иртәгә башкалада каты-көнкүреш калдыкларны эшкәртү турында фәнни-тәҗрибә конференциясе узачак.

– Без калдыклар турында өч елдан артык сөйләшәбез инде. Республикада яшәүче халыктан калдыкларын җыеп алуны 100 процентка җиткерергә дигән идек. Ул эштә әкренләп җайга салынып бара, – ди ул. – Республикада калдыкларын “ПЖКХ” һәм “Гринта” төбәк операторлары җыя. Ел ахырына 5 яңа полигон төзергә җыенабыз. Аның өчесе– көнбатыш зонада, 2 се көнчыгышта булачак. Халыкны бит аны чүпне аралап тутыру, сортларга бүлү борчымый. Аңа үзе яшәгән җирдә чүп савыты булуы һәм калдыкларның вакытында алып кителүе кирәк. Ә чүпне аермыйча булмый. Шуны күздә тотып, без Осиново бистәсендә калдыкларны аеру заводы ачачакбыз.
Александр Груничев аңлатканча, полигоннарның булуы заводларга комачау итми. Киресенчә, алар бер-берләрен тулыландырачак. Әйтик, чүпне полигонга җыялар, аннан заводка илтеп сортларга аералар. Калдыкларны чүп яндыру заводына озаталар. Аннан да көл кала. Менә шул көл полигонга илтеп күмелә.


Очрашуда полигоннарның ис чыгарулары турында да сүз булды. Александр Груничевның моңа үз фикере бар.
– Республиканың барлык районнарын йөреп чыктым. Хуҗасы булган, җитәкчесе озак еллар эшләгән, калдыкларны юк итүнең барлык системасын белгән җирдә, бернинди ис юк. Ел саен җитәкче алышынып торган урында, әлбәттә, чүп кырыйда кала. Полигоннар алар хәзер заманча. Элеккеге төсле чүпне ташлап, өстенә балчык өеп куясы түгел. Аның да рәте бар. Тиешле шартлары үтәлгәндә, әйтик, чүп махсус техноогияләр белән күмелә икән, аның зыяны булмый. Самосырово чүплеген карагыз. Элек ис килеп ятса, хәзер берәү дә зарланмый, – ди ул.
Мәскәүдән килгән кунак Валерия Кимны чүпне аерып җыючы бармы икән дигән сорау борчый.
– Мин бер дә Россия халыкның тар гына кухнясына 2-3 чиләк куеп, чүпне төрләргә бүлеп җыясына ышанмыйм. Хәтта, хуҗалык кибетләрендә 3 өлешле чүп савытлары да күргәнем юк. Совет заманыңда чүп хәзерге кебек күп булмаган. Элек халык шешәсен дә, кәгазен дә ташырып барган. Сөттән бушаган шешә 15 тиен торган. Безгә икенчел чимал җыюны киңәйтергә кирәк, – ди ул. – Чүпне аерып җыю өчен чиләк кирәк. Эшне шуннан башласак иде.
“ПЖКХ” төбәк операторның матбугат үзәге җитәкчесе Нияз Хәбибрахманов, чүпне аеруны балалардан башларга кирәк, ди.
– Без күпме тырышсак та, урта буынга калдыкларны тиешенчә җыйдыра алмаячакбыз. Бөтен өмет – балаларда. Шуны истә тотып, безнең төбәк операторы мәктәпләрдә фандоматлар куйдыра башлады. Казанның 20 мәктәбендә алар эшли инде. Укучылар бирегә чүпләрне аерып ташлый. Республиканың 21 районында бу фандоматларны эшләтеп карыйбыз. Әгәр алар кирәк дип табылса, башка районнарга да барып җитәчәкбез, — ди ул. – Укучылар чүпне аерасы белә. Олыракларны өйрәтергә иде. Планда фандоматларны парк-скверларга да кую теләге бар. Әкренләп халык чүбен җыярга гына түгел, дөрес итеп ташларга да өйрәнә башлар дип ышанабыз.

 

Гөлгенә ШИҺАПОВА


Фикер өстәү