Пенсионерларның өстәмә бирелә торган 10 мең сумны кайчан аласылары билгеле

30 миллионнан артык пенсионер киләсе атна ахырында ук бер тапкыр бирелә торган акчаны алачак.

Пенсияне банк карталарына алучылар әлеге түләүне киләсе атна ахырына алачаклар. Үз чиратында, акчаны өйләренә китереп бирә торган 12,7 миллион кеше өстәмә ун мең сум акчаны 3 сентябрьдән пенсия белән бергә алачак.Бу хакта РИА Новости Россия хезмәт һәм социаль яклау министры Антон Котяков сүзләренә сылтама белән хәбәр итә.

Владимир Путин узган атнада «Бердәм Россия» вәкилләре белән очрашуда пенсионерларның барлык категорияләренә өстәмә түләүнең кирәклеге турында белдерде. Сишәмбе көнне дәүләт башлыгы бер тапкыр бирелә торган түләү турындагы указга имза куйды.


Фикер өстәү