Пенсионерларга Путин вәгъдә иткән 10ар мең сум акча бирелә башлады

Бүгеннән Россия пенсионерлары һәм хәрбиләр Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә бер тапкыр түләнелә торган акча ала башлады. Пенсионерлар өчен бу – 10 мең сум, хәрбиләр, Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре өчен – 15әр мең сум тәшкил итә.

Пенсиясен банк счетына алучыларга акча 5 сентябрьгә кадәр килеп җитәчәк, калганнарга – “Россия почтасы” хезмәткәрләре 3 сентябрьдән соң китерә башлаячак. Акча алу өчен гариза тапшырырга кирәкми. Ул Пенсия фонды мәгълүматларына таянып бирелә.

Хәрбиләргә килгәндә, 15 мең сум акча контракт буенча хезмәт итүчеләргә, хәрби училищелар курсантларына, Эчке эшләр министрлыгы, Тикшерү комитеты, Прокуратура, Росгвардия, ФСИН һәм башка көч структурасы хезмәткәрләренә бирелә.

Исегезгә төшерәбез: Россия Президенты Владимир Путин 22 август көнне “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре белән очрашуда илдәге барлык пенсионерларга өстәмә рәвештә 10ар мең су акча түләүне тәкъдим итте. Моннан тыш Путин 2021 ел йомгаклары буенча хәрби хезмәткәрләргә уртача 15 мең сум күләмендә акча түләргә тәкъдим итте, ә ике көннән соң курсантларга һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләренә дә шундый ук күләмдә акча бирергә кушты.

24 августта Президент пенсионерларга бер тапкыр акча түләү турындагы Указны имзалады. Документ нигезендә акча быел сентябрь аенда түләнелә. Аны 43 миллионнан артыграк кеше алачак.
Ә 31 августта Путин хәрби хезмәткәрләргә һәм көч структурасы хезмәткәрләренә 15 мең сум акча түләү турындагы Указга кул куйды.

Россия Премьер-министры Михаил Мишустин белдергәнчә, Хөкүмәт пенсионерларга түләү өчен 454 миллиард сум акча бирә.


Фикер өстәү