Пирамида түгел, инвестиция: Казанда тиз генә баерга җыенган «бизнес-вуман» 1 миллион сумыннан колак каккан

Казанда яшәүче бер ханым социаль челтәрләрдә зур керемле инвестицияләр турында реклама күреп алган. Реклама сылтамасы танылган бер банк сайтына “кертеп” җибәргән. 37 яшьлек ханым сайтта, үзе белән элемтәгә керү өчен, мәгълүматларын язып калдырган.

Озакламый аңа менеджер шалтыраткан. Ул компаниянең бер биржа платформасында эшләве турында сөйләп, ханымга анда теркәлергә ярдәм иткән. Видеоэлемтә аша тагын ике биржа хезмәткәре элемтәгә кергән. Берсе үзен Дмитрий Близнюк буларак таныштырып, “бизнес-вуман”ны программада теркәгән. Шулай ук “аналитик” Ярослав Кузнецов та аңа әйбәт кенә табыш вәгъдә иткән.

Ханым башта үзенең банк картасы номеры күрсәтелгән электрон акча янчыгыннан акча алуга ирешкән. Шуннан телефон аша теге “аналитик” кредит та алырга, аны башка алыш-бирешләрдән кергән акча хисабына түләргә тәкъдим иткән. Ханым инде кредит түләп килүе турында әйткән. Аңа үзенең һәр ай саен күпме күләмдә кредит түли алуын исәпләп чыгарырга һәм тагын 290 000 сумлык кредит алуга заявка тапшырырга тәкъдим иткәннәр. Заявкасын шундук хуплап, акчаны брокерлык счетына җибәргәннәр.

Мошенник берничә көннән соң ханымны тагын кредитлар алырга үгетләгән. Ханым берничә счетка акча күчереп, тегеңә криптовалюта янчыгының уникаль номерын әйткән. Шуннан соң счетының ябылуын һәм үзенең аккаунтыннан биржада башка сатып булмаячагын аңлаган.

Аферист “бизнес-вуман”га биржа платформасының техник ярдәм хезмәтенә язарга мөрәҗәгать иткән. Телефон аша берәү аңа, янәсе, “расланылган регламент буенча лимитның артып китүе”н, шуңа күрә акчаны иминиятләштерергә кирәк булуын әйткән. Шуннан инде ханым кемнеңдер картасына 90 мең сум җибәрергә мәҗбүр булган. Ә икенче көнне техник ярдәм хезмәтеннән, кирәкле сумманың ике тапкыр һәм ниндидер башка кеше исеменнән күчерелүе сәбәпле, иминиятләштерү хезмәте күрсәтүнең тоташтырылмавы турында язып җибәргәннәр.

Ханым шунда үзен алдауларын аңлап, “Горки” полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән. Ул мошенниклар белән аралашуы аркасында бер миллион сумнан артыграк акчасыннан коры калуын әйткән. Россия Җинаять кодексының “Мошенниклык” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган.

Фото: pixabay.com


Фикер өстәү