Трубканы бер алуың җитә: Россиядә телефон аша алданучылар саны арта

Казанда яшәүче 44 яшьлек хатын, булмаган кредитны каплыйм дип, ярты миллион сум акчасыннан колак каккан. Билгесез номердан шалтыратып, үзен банкның саклык хезмәткәре дип таныштырган билгесез зат аның исеменә кредит рәсмиләштерергә маташуларын хәбәр иткән. Аның сүзенә ышанган ханым, операцияне туктату өчен, онлайн рәвештә генә 436 мең сумлык кредит рәсмиләштергән. Теләгәненә ирешкәч, теге билгесез заттан җилләр искән. Алданганын аңышып, теге номерга күпме генә шалтыратса да, трубканы алучы булмаган. Әле бер атна элек кенә хокук сакчылары башкаладагы тагын бер ханымның шушы ук юл белән төп башына утырганлыгы турында хәбәр иткән иде.

Кисәтә торалар, алдана торабыз, кыскасы. Мошенниклар да үз тормышы белән яшәвен дәвам итә. Аларга каршы көрәш максатында кабул ителгән законнар да вазгыятьне үзгәртә алмый. Хәтерләсәгез, узган елның ноябрендә шундый кануннарның берсе үз көченә керде. Аның нигезендә кәрәзле элемтә операторларына шикле тоелган, кырыгалдарлык очракларында кулланылган номерларны автомат рәвештә «туңдыру» хокукы бирелде. Проект авторлары бу закон кабул ителү белән халыкны телефон аша төп башына утырту очраклары икеләтә кимеячәк дип өметләнгән иде. Әмма алдану очраклары, киресенчә, күбәйгән генә. Рәсми саннарга ышансаң, соңгы ике айда гына да илдә телефон аша алданучылар саны 1,5 тапкыр арткан.

Аптыраган үрдәк арты белән суга чума, дигәндәй, шушы шартларда Үзәк банк гамәлдәге законга тагын бер яңа төзәтмә әзерләгән. Белгечләр мошенниклар тарафыннан алданган банк клиентларына югалткан акчаларын тулысынча кире кайтарырга тәкъдим итә. Әмма сөенергә иртәрәк. Бу мөмкинлек банк гаебе белән алданган кешеләргә генә биреләчәк. Югалткан акчаны интернет аша эшләнә торган «һөҗүм»нәргә каршы торучанлыгы түбән булган банк клиентлары гына кайтара алачак. Банк куркынычсызлык мәсьәләсенә салкын караган, клиентлары да шуңа алданган, кыскасы. Югалткан акчаны тулысынча кайтару өчен иң элек әнә шуны дәлилләргә туры киләчәк. Монысы инде бәхет эше.

Юрист Роман Архипов та бу яңалыкка сагаеп карый.

– Бу төзәтмәләр үз көченә керә калса да, андый мөмкинлектән күпләр файдалана алыр дип уйламыйм. Интернет аша эшләнә торган «һөҗүм»нәргә каршы торучанлыгы түбән дигәндә нәрсә күздә тотыла? Ул нинди критерийлар буенча бәяләнәчәк? Әнә шушы пунктлар төгәл билгеләнмичә, банкның гаебен дәлилләү кыен булачак. Шул рәвешле югалткан акчаны тулысынча кайтару ихтималы да кими, – ди юрист.

Хәтерләсәгез, узган ел азагында Үзәк банк гамәлдәге законга шушы юнәлештә тагын бер төзәтмә әзерләгән иде. Белгечләр кырыгалдарлар аркасында исәп-хисап счетыннан акчасын югалткан кешеләргә бу сумманың кире кайтарыла торган өлешен арттырырга тәкъдим итте. Билгеле булганча, әлегә банклар андыйларга суга салган акчасының күп дигәндә 8 процентын гына кире кайтара ала. Үзәк банк тәкъдим иткән төзәтмәләр кырыгалдарлар тарафыннан алданган кешеләргә кире кайтарыла торган югалткан акчаның минималь күләмен билгеләүне күздә тота. Дөрес, әлегә аның төгәл суммасы билгеле түгел. Бу акчага дәгъва кылу өчен алданган кеше банк тарафыннан операциянең уңышлы башкарылуы турында смс-хәбәр килгәннән соң икенче көннән дә соңга калмыйча банкка кырыгалдар тарафыннан алдануын хәбәр итәргә тиеш.

Рәсми саннардан аңлашылганча, узган ел ил халкы мошенникларга барлыгы 45 миллиард сум акча күчергән. Банклар исә бу сумманың 300 миллион сум чамасын гына кире кайтарган. «Телефон аша алдану очракларының артуына үзебез дә гаепле. Акыллы кеше ниндидер билгесез затка телефон аша үзенең исәп-хисап счетын, банк картасы артындагы яшерен өч санны әйтмәячәк, билгеле. Хис-кичерешләр белән түгел, акыл белән эш итәргә кирәк. Кырыгалдар белән сөйләшергә теләмичә трубканы куйган өчен берәү дә авызыңа сукмаячак бит», – ди юрист Роман Архипов.

Арабызда аек акыллылар да җитәрлек анысы. «ПромРейтинг» агентлыгы тарафыннан уздырылган соңгы сораштыру нәтиҗәләрен генә алыйк. Шушы тикшеренүдә катнашкан респондентларның 60 проценты телефонга шалтыраткан таныш булмаган номерларны бөтенләй алмавын әйткән. Һаман да шул кырыгалдарлар тарафыннан алданмас өчен, билгеле. Әмма шуннан ары да төп башына утыручылар табыла.

 Банктан дип шалтыраткан мошенниклар корбаны булмас өчен хокук сакчылары түбәндәге киңәшләргә колак салырга чакыра:

– банк хезмәткәрләре беркайчан да клиентларының шәхси мәгълүматларын сорап, йә булмаса, акчаңны югалта аласың, дип куркытып шалтыратмый;

– алар клиентның банк картасы номерларын, смс аша килгән парольләрне сорамый;

– банк хезмәткәре башта кредит рәсмиләштереп, аннары шуны ниндидер билгесез счетларга күчерүне сорамый;

– телефоннан шалтыраткан «банк хезмәткәре» кушуы буенча телефоныгызга ниндидер кушымталар йөкләтүдән дә сакланыгыз;

– үзегез турындагы шәхси мәгълүматны, банк картасы номерларын, смс аша килгән кодларны беркемгә дә хәбәр итмәгез;

– сезгә чынлыкта кемнең шалтыратуын банкның «кайнар элемтә»сенә шалтыратып белешегез. Аның номеры банк картасының арткы ягында күрсәтелә. Эчке эшләр органнарына да мөрәҗәгать итү комачауламас.

Динә Гыйлаҗиева

 

 


Фикер өстәү