Бер ир-ат якыннары каршында бәкедә батып үлгән

Днепрда яшәүче бер ир-ат бәкегә сикереп батып үлгән. Бу хәл 5 февральдә Чертомлык елгасында булган. Фаҗига видеога да эләккән.

Кадрларда ир бәкегә сикерә. Якыннары аны видеога төшереп тора. Ир су өслегенә башка күтәрелми, боз астына китә. Ирнең мәетен бер тәүлектән артык вакыт узганнан соң водолазлар табып алган.

Исегезгә төшерәбез, моңа охшаш хәл Ленинград өлкәсендә булган иде. Кач ману көнендә анда бер хатын-кыз балалары каршында Оредеж елгасындагы коега сикереп батып үлде.


Фикер өстәү