QR-кодны коронавирус антитәнчекләренә тест нәтиҗәләре нигезендә бирә башлаячаклар

21 февральдән Россиядә коронавирус антитәнчекләренә тест нәтиҗәләре нигезендә QR-код алу мөмкинлеге барлыкка киләчәк. Тиешле боерыкка сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко кул куйды.

Документ текстында хәбәр ителүенчә, QR-кодта коронавирустан прививка ясау, кичерелгән авыру турында яки тест нәтиҗәсендә ачыкланган антитәнчекләр булуы турында мәгълүмат булачак.

Исегезгә төшерәбез, моңа QR-код бары тик прививка ясатылган яки рәсми рәвештә коронавирус белән авырган кешеләргә генә бирелә иде.


Фикер өстәү