Чаллыда Чулман елгасында боз астына киткән балыкчыны эзлиләр

Чаллыда Чулман елгасында боз астына төшеп киткән балыкчыны эзлиләр, дип хәбәр итә Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча баш идарәсе матбугат хезмәте..

Бүген 11:42 сәгатьтә Чулман елгасында пристань тирәсендә, ярдан 500 метр ераклыкта бер балыкчының боз астына төшеп китүен хәбәр иткәннәр. Ир-ат кулларын болгаган, әмма берникадәр вакыттан соң юкка чыккан.

Урынга 6 нчы эзләү-коткару отряды коткаручылары һәм кече суднолар буенча дәүләт инспекциясе хезмәткәрләре килгән. Балыкчы чоңгылга эләккән һәм баткан булырга мөмкин дип фаразлана.

Хәзер ир-атны эзләүгә водолазлар эзерләнә.


Фикер өстәү