Фирдүс Тямаев Элвин Грейга карата судка ике гариза юллаган

Татар эстрадасы йолдызы Фирдүс Тямаевның юристы Казанның Вахитов районы судына һәм Башкортстан Арбитраж судына Элвин Грейга карата ике гариза юллаган.

«Казанский репортер» басмасы мәгълүматлары буенча, гариза бирүче Башкортстанның Кыргыз-Миякә авылында концерты кичектерелү сәбәпле, мораль зыян һәм чыгымнарны каплауны таләп итә.

Элегрәк Тямаев Элвин Грей халык алдында гафу үтенсә, дәгъва белдермәячәген хәбәр иткән иде.

Исегезгә төшерәбез, 22 мартта, Фирдүс Тямаевның Кыргыз-Миякә авылында концерты өзелгән иде. Җырчы әлеге хәлне махсус оештырылган дип санады. Башкортстанның Мәдәният министрлыгы һәм мәдәният сарае администрациясе концерт өзелүнең сәбәбе мәдәният йорты бинасында торба өзелү һәм шуның аркасында электр ялганышы проблемалары килеп чыгу белән аңлатты. Фирдүс Тямаев Кыргыз-Миякә авылында концерты өзелгәннән судка гариза тапшырырга җыенуын хәбәр иткән иде.


Фикер өстәү