Владимир Путин кандидатурасын хуплап имза җыю дәвам итә

Россия Президентына Владимир Путин кандидатурасын хуплап имза җыю эше дәвам итә. Әлеге эш Татарстандагы сәүдә үзәкләре, кандидатның төбәк штабы, Халык фронтының төбәк бүлекчәләрендә оештырылган. Имза җыю гыйнвар азагына кадәр дәвам итәчәк әле. Бердәм имза җыю көнендә, ягъни 16 гыйнварда республика депутатлары да ил киләчәген хәл итәчәк чарада катнашты.

– Владимир Путин кандидатурасын хуплап имза җыюның бердәм көне Татарстан районнарындагы 43 халыкны кабул итү бүлекчәләрендә, Казанда тагын 7 урында уза, – диде Татарстан Дәүләт Советы депутаты, «Бердәм Россия» партиясенең төбәк иҗтимагый кабул итү үзәге җитәкчесе Камил Садриев.  – Монда йөрәк кушуы буенча гына киләләр. Ничә кеше килер дип алдан план кую кирәкми дә. Менә мин дә иртән тордым, йөрәгем кушуы буенча килдем, үз фикеремне белдердем. 16 гыйнварда 16 нчы регионда яшәүченең имза куюы символик мәгънәгә дә ия әле ул!

Иртәнге сәгатьләрдә Марат Галиев, Камил Нугаев, Мәгъзүм Сәләхов, Леонид Якунин кебек депутатлар да Владимир Путин кандидатурасын хуплап имза калдырырга дип штабка килеп китте.

– Дәүләт җитәкчесе алып барган сәясәтне тулысынча хуплыйм, – диде Леонид Якунин. – Аның ярдәмендә ил, ниһаять, Көнбатышка бәйлелектән чыга башлады. Мондый зур илгә башка лидер күрмим.

Татарстан Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин да бу эштән читтә калмады. Парламент җитәкчесенең бу эшкә ике минут вакыты киткәндер. «Тәмам! Гражданлык бурычын үтәдем!» – диде имзасын куеп, эшен бетергәч Фәрит Мөхәммәтшин.

Дәүләт Советы Рәисе сүзләренчә, гамәлдәге ил башлыгы кандидатурасын күпчелек хуплый.

– Аңлашу да бар, җаваплылык та бар. Халык та моны белә. Илдә җиңел вакытлар түгел. Борчыган мәсьәләләр күп. Без партия аша Владимир Путин кандидатурасын хуплап чыктык. Халкыбыз да аңлый: яңа кеше Президент вазыйфасына килеп, бу эшкә керешкәнче, вакыт әрәм иткәнче, күп нәрсәне югалтачакбыз, – диде ул.

Имза җыю, аңлату эшендә яшьләр дә актив. «Бердәм Россиянең Яшь гвардиясе» төбәк штабы җитәкчесе Руслан Шиһабетдинов әйтүенчә, яшьләр мондый сәяси вакыйгалардан читтә калмый.

– Безгә илнең нинди юлдан баруы, әлбәттә, бик мөһим. Безгә барыбер түгел. Волонтер буларак без Владимир Путин кандидатурасын хуплавыбызны күрсәтәбез, – диде ул. – Имзаларны җыярга, тупларга ярдәм итәбез. Бу эш штаб кысасында гына бармый.

Белешмә өчен

Кемнәр? Хәзерге вакытта Россия Президентын сайлау кампаниясендә 11 кеше катнаша. Кандидатларның сигезен сәяси партияләр күрсәткән, ә өчесе үзен үзе тәкъдим иткән. Болар: Владимир Путин, Рада Русских, Анатолий Баташев (үз-үзен тәкъдим итүчеләр), Леонид Слуцкий (ЛДПР), Владислав Даванков («Новые люди»), Николай Харитонов (КПРФ), Сергей Малинкович («Коммунисты России»), Борис Надеждин («Гражданская инициатива»), Андрей Богданов («Российская партия свободы и справедливости»), Сергей Бабурин («Российский общенародный союз»), Ирина Свиpидова («Демократическая партия России»). Шуларның өчесе – Леонид Слуцкий, Владислав Даванков һәм Николай Харитонов кандидат буларак рәсми рәвештә теркәлде инде.

Кайчан? Президент сайлау өч көн – 15, 16 һәм 17 мартта узачак.

Күпме? Хәзерге вакытта бөтен ил буенча Россия Президентына кандидат Владимир Путинны хуплап 1,8 миллионнан артык имза җыелган.

 


Фикер өстәү