Казанда Путин кандидатурасын хуплап имзалар җыю эше дәвам итә

Яңа ел бәйрәмнәреннән соң, Татарстан башкаласында гамәлдәге Илбашы Владимир Путинның киләсе сайлауда үзен Россия Президенты вазыйфасына тәкъдим итүне хуплап имзалар җыю эше дәвам итә. Билгеле булганча, имза җыю эш 2023 елның 23 декабрендә башланды.

Татарстан буенча Путинны хуплап 12 урында имза калдырырга мөмкин (зур сәүдә үзәкләре, кандидатның төбәктәге штабында, халык фронтының төбәк бүлекчәләрендә, «Бердәм Россия»партиясенең төбәк һәм җирле бүлекчәләрендә). Волонтерлар әйтүенчә, халык имза гына түгел, Президентка теләкләрен, мөрәҗәгатьләрен, хуплау сүзләрен дә язып калдыра ала.

Искәртеп үтик: Президент сайлауларында катнашу өчен Владимир Путинга 300 мең имза җыярга кирәк. Имза саны һәр төбәктә 7,5 меңнән артып китмәскә тиеш.


Фикер өстәү