Үзәк сайлау комиссиясе Владимир Путинны Президент сайлавына кандидат итеп теркәгән

Россия Үзәк сайлау комиссиясе бүгенге дәүләт башлыгы Владимир Путинны быел Президент сайлавына үзен-үзе тәкъдим иткән кандидат сыйфатында теркәгән. Бу карар бертавыштан кабул ителгән, дип яза “ТАСС”.

Владимир Владимирович Путинны, 1952 елда туган, Россия Федерациясе Президенты вазыйфасына кандидат дип теркәргә, 2024 елның 29 гыйнвары, 11 сәгать 23 минут”, – диелгән Үзәк сайлау комиссиясе утырышында кабул ителгән карарда.

Үзен-үзе тәкъдим итүчеләргә, кандидатураларын хуплап, кимендә 300 мең имза җыярга кирәк. Владимир Путин Үзәк сайлау комиссиясенә 315 мең имза тапшырган. “Эш төркеме тикшерү йомгаклары буенча имзаларның 0,15 процентының гамәлдә булмавын ачыклады, бу кандидатны теркәү мөмкинлеге бирә”, – диелгән Россия Үзәк сайлау комиссиясенең телеграм-каналында.

Шулай итеп, Владимир Путин Президент сайлавында катнашу өчен теркәлгән дүртенче кандидатка әйләнгән. Үзәк сайлау комиссиясе моңа кадәр 3 парламент партиясеннән кандаидатларны: Леонид Слуцкийны (ЛДПР), Владислав Даванков (“Новые люди”) һәм Николай Харитоновны (КПРФ) теркәгән иде. Владимир Путин сайлауда бишенче тапкыр катнаша: ул 4 тапкыр (2000, 2004, 2012 һәм 2018 елларда) дәүләт башлыгы вазыйфасына сайланды инде.


Фикер өстәү