Авариядә ике кешенең гомере өзелгән.
Свердловск өлкәсендә балалар хоккей командасы автобусы юл фаҗигасенә юлыккан. Бу хакта “ТАСС” хәбәр итә.
Авариядә ике кешенең гомере өзелгән. Автобуста 15-16 яшьлек 18 үсмер, йөртүче һәм тренер булган.
Башлангыч мәгълүматларга караганда, барган шәпкә автобусның көпчәге шартлаган. Шул сәбәпле, каршы як юлга чыгып, иномаркага килеп бәрелгән.