Ике баласы фаҗигагә юлыккан Айгөл: «Тормышның асты-өскә килде»

Мамадышта гомер итүче Айгөл һәм Наил Әхмәтҗановлар гаиләсенә узган елның 17 декабрендә зур хәсрәт килә. Әбиләрен туган көне белән котларга дип Чаллыдан  Мамадышка кайткан кызлар, китер юлда, Алабуга районының Костенеево авылы янәшәсендә юл һәлакәтенә очрый. 5 кеше утырган «Лада Гранта» туктап торган йөк машинасы астына керә.

Машина рулендә Әхмәтҗановларның олы кызы 25 яшьлек Ләйсән була. Янәшәсендә аның ире Айнур, артта Ләйсән белән аның йөргән егете, Айнурның апасы утырып барган була.

– Шундый рәхәт итеп сөйләшеп бардык. Матур теләкләр теләштек. Җырлар җырладык. Кияүгә иртәгесен эшкә булгач, балалар юлга кузгалды. Олы кызым 5 ел машина йөртә иде инде. Алда туктап торган машинаны күрмәгәннәр инде. Язмышка шулай язылган булгандыр, – ди Айгөл. – Бәрелүгә, машинадагы саклык мендәренең кияү ягындагысы  ачылган, кызым ягындагысы юк. Алиямнең бит сөякләре сынып беткән. Күп операцияләр ясадылар инде. 2 февральдә тагын берне ясыйсылары бар. Тән ярасы төзәлер дә ул, җан ярасы бар бит әле. Кызым сеңлесе өчен борчыла. Ләйсәннең хәле авыр.

Бу һәлакәттән Айнурның апасы бернинди җәрәхәтсез котыла. Ә менә 18 яшьлек Ләйсән  ул чакта йоклаган була. Кыз ябык баш мие җәрәхәте ала һәм комага китә. Егете дә төрле җәрәхәтләр алып, хастаханәдә дәваланып чыга. Ә Ләйсән әле дә аңында түгел. Табиблар ышандыра, өмет бирә. Айгөл дә кызының уянып китәсенә бик ышана.

– Комада ятканда кызым вегетатив халәткә чыга алды. Бер күзен ача, кулларын селкетә башлады. Уянды дип сөенгән идек. Табиблар әле ашыкмаска куша. Миңа инде ул аңлый, ишетеп ята кебек. Без килгәч, тынычланып кала, киткәндә моңсулана шикелле. Керфекләрен дә селкетә төсле. Күңел гел яхшыга өметләнә. Әле бит яши генә башлаган бала. Егете дә акыллы. Кияүгә чыгу турында әйтә иде. Тик язмыш бөтенләй башкача хәл итеп куйды. Инде бер айдан артык хастаханә юлын таптыйбыз. Башта өч атна реанимациядә иде, хәзер госпитальгә күчерделәр, – ди Айгөл.

Табиблар, йә уянып китәр, йә инде гомер буе урында ятачак, дип әйтә икән. Наил белән Айгөл кызларының чирне җиңеп чыгасына ышана. Көн-төн бер теләктә алар – Ләйсәнебез генә уянсын! Белгечләр, мондый очракта бер ел вакыт кирәк,  дип әйтә. Шуңа да дәвалауны туктатырга ярамый. Тернәкләндерү курслары үтәргә, хәрәкәтсез яткан аяк-кулларны эшләтергә кирәк.

– Бик авыр хәл бу. Йөгереп йөргән балаңның шулай итеп ярдәм көтеп ятканын күрү бик читен. Кадерләп  үстергән ике кызыбыз бит алар. Алиям дә өзгәләнә. Аңа бик читен. Ирем дә авыруга сабышты, – ди Айгөл. – Ләйсәнне күрүгә үземнең дә күңелем тула. Тик түзәргә тырышам. Аның янында елау юк инде. Ишетеп ятар, дим.  Әле менә бүген дә Ләйсән янына барабыз. Янына керү зур бәхет инде. Балачактагы кебек иркәлим үзен. Безнең өчен кечкенә кызчык әле ул. Күңел бәргәләнсә дә, сабыр итәм. Әмма йөрәк түзәмени?.. Ирем белән икәүләп төннәр буе елап чыгабыз. Догалар укыйбыз, Аллаһы Тәгаләдән, Ләйсәнебез савыксын иде, дип сорыйбыз.

Алия белән Ләйсән икесе дә Чаллыда яшәгән.  Алия узган ел август аенда кияүгә чыгып, шунда күченә. Ләйсән исә Чаллыдагы бер уку йортына укырга керә.  Әти-әниләре дә бик матур гомер итә. Тормышлары түгәрәк, балалар бәхетенә сөенеп кенә яшәгән чаклары була.

– Гаиләбезгә бу хәсрәт килүгә бөтен туганнарыбыз яныбызда иде. Безнең өчен нишләргә дә белмәделәр. Якыннарым гына түгел, бөтен Мамадыш халкы хәл белешә. Гаиләбезгә килгән бу сынауны күтәрергә булышкан һәркемгә рәхмәт, – ди Айгөл. – Ул кичне мәңге онытмам. Тормышның астын-өскә китергән көн булды ул. Тик бер нәрсә дә эшли алмыйбыз. Димәк, безгә моны күрергә насыйп булган. Табиблар ярдәм итәр дип өметләнәбез. Кызымның элеккеге тормышына кайтуын бик телим. Берәүгә дә  мондый хәсрәт килмәсен.

Әхмәтҗановларның кызларына ярдәм итәргә теләүчеләр әтиләре Наил Вакыйф улы исемендәге 2202200856204761 номерлы Саклык банкы картасына акча күчерә ала. Карта 8 (939) 319-39-81 телефонына беркетелгән.


Фикер өстәү