Гадилә әби: «Аллаһым яшьлегемдә биргән сынаулары өчен картлыгымны бәхетле иткәндер»

Яшәү-көнкүрешеннән канәгать булмый аһ оручыларны Түбән Камада гомер кичерүче 92 яшьлек Гадилә әби белән таныштырыр идем. Тормыш аны шул дәрәҗәдә каешлаган, унбиш яшендә: «Шушы урында атып үтерегез, ләкин урман кисәргә кабат бармыйм!» – дияргә дә курыкмаган. Әнә шул тәвәккәллеге, үҗәтлеге, шул ук вакытта үтә дә сабырлыгы аңа күп кенә катлаулы хәлләрдән исән-имин чыгарга, гаиләсен сакларга, гомумән, яшәргә ярдәм иткән. Ә ул күргәннәрне яза башласаң…

Гадилә әби мине ишектән шикләнеп кенә кертте. Шулай булмый ни: мошенниклар котырып үрчи бит. Газета укырга яраткан әби, таныш исем ишеткәч, елмаеп куйды.

– Гафу ит, кызым, дерелдәвек пешерә идем. Балаларым бик ярата шуны. Ашасыннар, бик файдалы бит ул. Әле сезнең гәҗиттә дә витаминлы ризыклар ашарга кирәк дип язылган иде, – дип сөйләнә-сөйләнә, мине үз артыннан түр бүлмәгә әйдәкләде.

Сүзгә кесәгә керә торганнардан түгел әбием, тезепме-тезә инде, әйтерсең алдан әзерләнеп торган! Ә дигәнче очрашу планын үзенчә сызды да куйды: ул – сөйләүче, мин – тыңлаучы, ә диктофон әңгәмәне хәтеренә яздырып барачак.

– Башкортстан ягыннан мин, кызым. 1929 елда туганмын. Күзләреннән нур бөркеп торган, калын озын толымлы, йомры гәүдәле, уртача буйлы, кулларында ут уйната торган җор телле кыз дияләр иде минем хакта. Авылдагы чибәрләрнең берсе, кыскасы. Шуңа да минем арттан колхоз рәисе улы йөрде дә инде. Бик тә акыллы иде ул. Кавышу гына насыйп булмады…

Гадилә әби сугыш алды һәм сугыш елы истәлекләреннән берничә вакыйганы бәян итә.

Алтын приискында

Егылып китәрлек фәкыйрь дә булмадык, авыз тутырып, икмәк тә ашый алмадык, шулай үтте яшьлегем. Гаиләдә өч кыз бала идек. 1935 елда әти алтын приискына эшкә ялланды. Юлда төпчегебез үлде. Начар яшәмәдек анда. Бер кат юдырылган комны апа белән әти тагын бер юдырта. Азмы-күпме алтын табыла. Аны махсус кибеткә тапшырабыз. Әни тагын бер кыз алып кайтты. Ләкин әти зәңгелә (цинга) чире белән авырый башлады. Аяклары шешенде. Аны хастаханәгә салдылар. Бер баруыбызда бездән: «Әтиегезнең киемен күрсәтегез», – диделәр. Күрсәттек. Күп тә үтмәде, әтине сак астында каядыр алып киттеләр. Тиз арада бер көнлек азык, кием-салым алып килергә куштылар. Илттек. Әти белән соңгы очрашуыбыз булды бу. Күп еллар узгач, оныгым аның 1940 елда үлгәнен ачыклады. Әтисез калгач, туган якка кайтырга булдык. Юлда әни әллә кайгыдан, әллә авыр хезмәттән авырый башлады. Аны да хастаханәгә салдылар. Ә безне балалар йортына урнаштырдылар. Апам Динә белән тимер мич тирәли елый-елый әйләнеп йөрүемне онытасым юк. Ашау такы-токы гына. Ялларда камыр ризыгы була. Аны бер яшьлек сеңлебезгә дип саклыйбыз. Кызганганнардыр инде, әни янына барырга рөхсәт итәләр. Бер уңайдан сеңлебез янына да керәбез. Аның бездән аерыласы килми, үкереп елый. Күчтәнәчебезне ашаганын карап торабыз. Икенче килүебездә тәрбияче аны безгә арты белән утыртты. «Ярсып елый сез киткәч. Исән икәнен күрдегез бит», – диде. Әни шактый вакыт дәваланды. Аягына баскач, юлыбызны дәвам иттердек. И, юлда кичергәннәрне сөйләп бетерерлек кенә түгел! Чит җирдә рус телен өйрәнүебез ерак сәяхәтебездә ярдәм итте. Берничә ай кайттык. Товар вагоны, баржа, йөк машинасы, җәяү… «Ярый әле авылыбызда йорт бар», – дип сөенде әни. Ишеккә, тәрәзәләргә аркылы кагылган такталарны каерып алдык та яңа тормыш башлап җибәрдек.

Урман кисүдә

Әни эшкә урнашты. Безгә каралты-курадагы хезмәт йөкләнде. Әмма сугыш башланды. Миңа 12 яшь тулып килә. Шул ук елны колхоз эшенә чыкты авыл яшүсмерләре. Без башкармаган хезмәт калмады кебек. Әни татлы йокыны бүлеп уятыр иде. Ярый әле сыерыбыз бар. Бәрәңге алтынга тиң хәзинә булды. Үлән, урман сые алып калды безне ул елларда. Ә күпме бала ачлыктан шешенеп үлде. Кияргә кием дә юк бит. Без ул яктан бераз хәлле идек, әни алтын приискында эшләгәндә кием-салым алгалады. Ә менә аяк киеме – проблема. Чабатадан йөрдек. Ул бик тиз туза иде.

14 яшемдә мине һәм авылдан берничә яшүсмерне урман кисәргә алып киттеләр. Урыс авылы. 4 кыз, ике малайны бер йортның мунчасына керттеләр. Фатир хуҗасы бик кызганды безне. Чабатаны тыгыз итеп үрәләр иде алар. Шулай да кышкы салкыннарда сөякләр чатнап сынар дәрәҗәдә туңа. Диләнкегә урман эченнән шактый озак керергә кирәк. Юан агачларны кисәргә кушалар. Төбе җирдән биек булмаска тиеш. Аны аударгач, ботакларыннан арындырырга, аларны тәртип белән өяргә кирәк. Аннан агачны берничә урыннан кисеп, урманнан чыгарабыз. Кыз балалар түгел, ир-атлар өчен дә авыр хезмәт бит бу. Ә план зур: кеше башына 38 кубометр. Шуны үтәмәсәң, паек бирелми. Кая инде ул план үтәү! Бервакыт ашарга бетте.

Качу

Фатир хуҗасы безгә качарга кушты. Ике юл бар икән: берсе – урман эченнән 30 километр, икенчесе тау аша. Юлда чабата тәмам таушалды. Ул елларда бүреләр күп иде. Өйгә кайтасы килү теләге шулкадәр көчле, туктамыйча алга атлыйбыз. Красный Ключ дигән авылга килеп җиттек. Мин урысча белгәч, тәрәзәсендә ут шәүләсе күренгән йортның ишеген шакыдым. И, бар да инде дөньяда мәрхәмәтле кешеләр! Керттеләр. Хуҗа әйтә: «Бездән ерак түгел чүплек бар. Анда мукшы чабатасы булмый калмас. Бәлки кием-салымга да юлыгырсыз, барып кайтыгыз әле». Безнең чабата-киемнәрне мич янына куйды, ашарга бәрәңге бирде. Чыннан да, кияргә яраклы чабата да, кием дә таптык. Сөенә-сөенә тагын юлга кузгалдык. Машина юлына чыктык. Бер йөк машинасы туктады да, шофер кайдан килүебез, кая баруыбызны сораштыра башлады. Безне эзләячәкләрен беләбез бит. «Абый, утырт, зинһар. Менә шушында тотып атсалар да, бүтән урман кисәргә барачагым юк!» – дидем. «Юлда милиция туктатса, малайлар йөк төяүче дияр, сезне юлда очраттым, диярмен», – ди бу. Күпмедер баргач, милиция туктатты бит. «Капчыгыгызда нәрсә?» – дип сорый берсе. Баксаң, Красный Ключ авылындагы кием складын басканнар икән, бурларны эзләве боларның. Җиңел котылдык. Авылга кайтып җитеп, өйгә аяк басуга, идарәгә чакыртып алдылар. Безнең качу турында хәбәр үзебездән алда килеп җиткән иде.

«Синең өчен планны кем үтәр?» – ди колхоз рәисе. «Ярар, барам. Ләкин сез минем авыру әнине карагыз, сеңлемне укытыгыз, сыерга азык хәстәрләгез, дәүләткә ит, сөт, йомырка тапшырыгыз», – дидем. Калдырдылар. Ә дустым китте һәм бүтән әйләнеп кайтмады.

Апа белән мине шәфкать туташлары әзерли торган курсларга укырга җибәрмәкчеләр иде. Әни каршы төште. Шулай да Динә апа тракторчылар курсын тәмамлады, ә мин фермада эшләдем. Кичләрен, фронтка җибәрергә дип, оек-бияләйләр бәйләдек. Тәмәке үстерә идек. Посылка эченә хат та салабыз. Бер көнне авылга фронттан хат килде. Җылы оек-бәяләй бәйләүче кызлар белән танышырга телиләр икән. Фотобызны сораганнар. Ә без күрше әби сурәтен җибәрдек. Гомерем азагына кадәр шул юләрлегебез өчен үкенермен инде. Халкы өчен утка кергән солдатларга кечкенә генә өмет чаткысы биргән булсак, укабыз коелмас иде бит… Яшьлек шаянлыгы диген…

Тыныч тормышта

Бу юллар – Гадилә әби Гатауллинаның сугыш елларында күргәннәреннән өзекләр генә. Ә алар, ышаныгыз, күп. Сугыш беткәч, Динә апасы Казахстанга чыгып китә. Аннан туганнарын да чакырта. Гадилә, чын мәгънәсендә, авылдан кача. Апасы гаиләсенә барып сыена. Анда булачак ире Миңнегарифны очрата. Ул иренең туганнары турында шуның кадәр җылы хисләр белән искә ала, әйтерсең сүз үз әнисе, апалары, балалары хакында бара.

Иренең бертуган Ибраһим абыйсы Түбән Камага кайтып төпләнә дә башкаларны да үз янына тарта. Шулай итеп, 1969 елдан алар Түбән Камада гомер кичерә. Гадилә әби, лаеклы ялга чыкканчы, массакүләм шиннар заводында хезмәт куя.

Матур яши алар. Миңнегариф абый гына бакыйлыкка иртәрәк күчә. Гадилә әби кызын һәм улын да җир куенына сала. Фаҗигале рәвештә вафат булган кызының мәктәп яшендәге ике баласын үз канаты астына ала, аларга югары белем бирә. Бүген Рамиле белән Гөлнарасы, оныкчыклары өчен иң кадерле нәнәй булып яши.

– Аллаһым яшьлегемдә биргән сынаулары өчен картлыгымны бәхетле иткәндер, дип сөенәм. Әлхәмдүлилләһ, инде ураза тота алмасам да, бер Аллаһыма гына гыйбадәт кылып яшим. Гел күркәм сабырлык, сәламәтлек сорыйм. Балаларыма да байлык артыннан кумаска кушам. Бүген бар теләгем – сугыш булмасын. Япь-яшь балаларның каны коелуын ишетеп, йөрәгем әрни. Югыйсә тыныч тормышта яшибез бит. Тамак тук, өс бөтен дигәндәй… Чит-ятларга акыл сата алмыйм, әмма шуны әйтәм: минем кебек озын гомерле булырга теләсәгез, аек акыл белән эш итегез, тыйнак яшәгез, бер-берегезне хөрмәт итегез, кешенең яман сүзенә ышанмагыз, сабыр булыгыз! Бу теләгем сиңа да, кызым, – дип, аркамнан сөеп озатып калды Гадилә әби.

Бишенче каттан төшеп-менеп йөрүе җиңел түгелдер, шулай да ул подъезд төбендәге утыргычта утырырга, күршеләре белән аралашырга ярата. Йөзеннән нур балкып торган, кесәсендә һәрвакыт «куян күчтәнәче» булган Гадилә әбине йортта яшәүче балалар да таный, елмаеп сәламли.

Нурисә ГАБДУЛЛИНА

 


Фикер өстәү