Сугыш ветераннары ел азагына кадәр таксида бушлай йөри алачак

Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министрлыгы, төбәкләр хакимиятләре, такси оешмалары белән берлектә, Бөек Ватан сугышы ветераннары өчен бушлай сәфәрләр программасын башлап җибәргән. Ул ел ахырына кадәр гамәлдә булачак.

Бушлай таксидан теләсә нинди сәфәр өчен файдаланырга мөмкин булачак. Ветеран белән озатып йөрүчесе дә барырга мөмкин. Һәр ветеранга 3 мең сумга кадәр сәфәр бәясе субсидияләнәчәк.

Таксига заказ бирү тәртибе түбәндәгечә. Ветеранның яки рәсми вәкиленең телефон номеры Россия Пенсия фонды бүлегендә мәгълүм булырга тиеш. Ветеранның телефон номеры (персональ мәгълүматларын күрсәтмичә), “Ветеран” тарифыннан файдалану өчен, төбәкнең социаль яклау органына тапшырыла. Ветеран үзе, аның вәкиле яки туганы, ветеранга билгеләнгән социаль яклау хезмәткәре телефоны аша шалтыратып, таксины теләсә кайсы вакытта чакырта ала. Социаль яклау хезмәткәре үзенең махсус шәхси кабинетында (Цифрлы үсеш министрлыгы аны булдырачак) тиешле заявка биреп, такси маршрутын күрсәтә. Шуннан соң ветеранның мобиль телефонына автомобильнең килеп җитү вакыты, дәүләт номеры күрсәтелгән хәбәр җибәреләчәк.

Бушлай такси хезмәте 6 майда Мәскәү өлкәсендә һәм башка төбәкләрнең 42 шәһәрендә пәйда булган да инде. 10 июньгә ул барлык шәһәрләрдә булдырылачак. Аннан 26 меңнән артыграк ветеран файдалана алачак.


Фикер өстәү