Сак бул: «елан туйлары» башлана

Татарстан тирәлегендә дүрт төрле елан очрый. Бу – тузбаш, бакыр, кара һәм кыр кара еланнары. Аларны кайда очратырга мөмкин? Елан чакса, нишләргә? Чакмасын өчен нинди чаралар күрергә? Белгечләр шул сорауларга җавап бирде.

Идел-Кама тыюлыгы өлкән фәнни хезмәткәре Алексей Павлов сүзләренчә, еланнар кар төшүгә һәм тәүлекнең уртача температурасы +5 градуска җитүгә уяна башлый. Туй итәргә!

– Еланнар, кышын яткан урыннарыннан чыгып, бергә җыела. Шул рәвешле «елан туе» башлана. Ата затлар нәсел дәвам итү һәм ана зат белән парлашу мөмкинлеге өчен ярышырга тотына, – дип аңлатты Алексей Павлов. – Еланнар һава температурасы арткан саен активлаша. Әмма 30 градустан артык эсседә алар кояштан качып, посып утырачак. Алар бу температурада үләргә дә мөмкин.

Былтыр Казанның 7 нче шәһәр хастаханәсенә, елан чакты дип, 20дән артык кеше мөрәҗәгать иткән булган. Быел исә андый мөрәҗәгатьләр белән килүчеләр юк.

– Былтыр 12 кешене кара елан чаккан иде. Үлем-китемнәр булмады. Алар хастаханәдә дәваланып чыкты, – диде бу җәһәттән Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының штаттан тыш баш белгече Алия Насыйбуллина.

Еланны республиканың бөтен территориясендә дә очратырга мөмкин анысы. Иң «тешле»ләре исә Лениногорск, Әлмәт, Бөгелмә районнарында икән. Казанга якын районнарда да очрый алар.

– Елан чагу очракларының саны урман күплегенә генә бәйле түгел. Әйтик, урманнары күп булган Нурлат районында елан чагу очраклары аз, чөнки районның халык яши торган өлеше – бер, урманнар икенче якта урнашкан. Яшел Үзәндә исә, халык саны күп булганга, кара еланнар бөтенләй юкка чыкты. Кара елан димәктән, аларны шәһәр паркларында очрату ихтималы кечкенә. Аны сулыклар булган җирдә күрергә мөмкин. Эссе көннәрдә чишмә тирәләренә оялыйлар, – дип аңлатты Алексей Павлов.

Исеңдә тот!

Табигатькә чыкканда кием-салым, азык-төлек ягын гына түгел, психологик халәтне дә кайгырту мөһим дип искәртә белгечләр. Елан белән күзгә-күз очрашмаска теләгәннәргә төп киңәш исә – теләсә кайсы урыннарда йөреп, теләсә нәрсәгә кагылмаска. Еланнар черегән, киселгән агач төбен дә үз итә, үлән астында да оя кора. Шул тирәләрне үткәндә аеруча сак булырга кирәк, димәк. Еланнар иртәнге якта аеруча актив. Көндез һәм кичен исә алар кайнар кояштан качып, ышыкта яталар.

Табигатькә чыкканда, калын өс һәм аяк киеменнән булырга киңәш ителә. Гөмбә, җиләк җыярга барганда, кулга таяк тоту да кирәк.

Елан чакса, яралы урынны һич кенә дә жгут белән кысарга ярамый. Бу хәлне катлауландырырга гына да мөмкин әле. Елан чаккан мәлдә кул астында гормональ, антигистамин төркемгә караган дарулар, стериль чүпрәк, бинт булса яхшы.


Фикер өстәү