«Моңа кадәр мондый хәлнең булганын хәтерләмим: машинабыздан елан килеп чыкты!»

Мондый көннәрдә чәчәкләр, үсемлекләр, бөҗәкләр генә түгел, еланнар да җанлана. Укучыларыбыз Буа, Саба районнарында да еланнар күплеген әйтә.

 

Белгечләр исә аларны Арча, Балык Бистәсе, Лениногорск районнарында да очратырга мөмкин, ди.
— Беркөн машинабызда тузбашны күргәч, өнебез алынды. Моңа кадәр мондый хәлнең булганын хәтерләмим, – ди Азнакай районыннан Альбина Шәехова. – Машинаның ачылмалы капкачын (капот) ачкач, елан килеп чыкты. Икенче көнне тагын берне күрдек. Анысы койрыгын салдыра башлаган иде. Безнең якларда еланнар очрату – бик сирәк күренеш.


Орнитолог, биология фәннәре докторы Илгизәр Рәхимов әйтүенчә, Татарстанда еланның дүрт төре очрый. Кара еланның (гадюка) ике төре бар: гади кара елан һәм дала кара еланы. Болары агулы. Кара еланны республиканың төньяк районнарында очратырга мөмкин. Ә дала кара еланы бик сирәк очрый. Безнең республикада очрый торган тагын икесе – тузбаш (уж) һәм бакыр елан (медянка) – кешегә зыян салмый. Тузбашлар күбесенчә сулыклар тирәсендә яши. Бакыр елан кеше күзенә күренми, чөнки ул бик сизгер. Кеше тавышы ишетелсә, качу җаен карый.
– Тузбаш агулы елан булмаса да, аны тотарга ярамый, чөнки дошманыннан качкан вакытта аның тиресе өстенә бик сасы исле сыекча чыга. Ул кулга эләксә, чистартып бетерү бик авыр. Шуңа күрә аңа кагылмаска киңәш итәм, – ди Илгизәр Рәхимов.
Көннәр җылы, азык җитәрлек булгач, еланнар аеруча да актив. Белгеч фикеренчә, кеше, еланны котыртып, үзе үк зур хата ясый.
– Еланны күргәч, аңа орынырга, таяк белән сугып куркытырга һич кенә дә ярамый. Күрәсез икән, бераз сабыр итеп, аның киткәнен көтегез. Ул шул урыннан үзе шуышып кача бит, – ди Илгизәр Рәхимов. – Алар безгә ташланмый. Киресенчә, без алар территориясенә киләбез. Дөрес, кайвакыт бәрәңге бакчасына да, өй базына да килеп эләгә, ләкин анда бит ул “адашып”, ялгышып кына килә.
Елан чакса, нишләргә?
Беренчедән, беренче мизгелдә үк яра кырыйларын кысып һәм аңа төкереп, агуын суырып ташларга тырышыгыз. Ләкин авыз эчендә вак яралар булса, моны эшләү тыела.
Икенчедән, бик күп итеп сыеклык эчегез. Шулай иткәндә, агуның бер өлеше сидек һәм тир белән чыгачак.
Өченчедән, жгут салырга яки салкын әйбер куярга ярамый.
Дүртенчедән, хәрәкәтләнмәскә кирәк.
Бишенчедән, аллергиягә каршы дару эчәргә кирәк.
Алтынчыдан, тиз арада табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.

 

Зөһрә Садыйкова


Фикер өстәү