Актанышны елан басты. Нишләргә?

«Бар җир елан белән тулган». Редакциябезгә Актаныш районыннан әнә шундый видео килеп иреште. «Еланнар куркыныч түгелме? Бәлкем, аларны агуларга кирәктер?» –дип борчыла актанышлылар. Куркулары юкка түгел, чөнки җир өстендә әкрен генә кап-кара еланнар шуыша. Мондый очракта нишләргә? Әлеге сорауны Идел-Кама дәүләт табигый биосфера тыюлыгы директоры Алексей Павловка бирдек.

Сорауны биреп кенә калмыйча, видеоны да җибәрдек. «Болар – тузбашлар», – диде Алексей  Владиленович.

– Кайда күп дисез? Алар әле җир өстенә чыгарга да өлгермәделәр бит! – дип гаҗәпләнде ул башта. – Кыштан соң яңа гына күренә башладылар. Еланнарның күчеш чоры хәзер. Гадәттә барысы бер урынга тупланалар. Кояш нурлары күренүгә, җир өстенә җылынырга шуышып чыга башлыйлар. Аннан алар төрле якка таралып, сезон беткәнче шунда яшиләр. Бездә кара елан (гадюка) агулы булып санала. Россиядә, Татарстанда кара елан чагып, үлемгә китергән очраклар сирәк. Тузбаш кешегә зыян салмый.

Алексей Павлов әйтүенчә, еланнарның файдасы зур. Алар кимерүчеләрне юкка чыгара. Әйтик, еланнар булмаган җирдә тычкан бизгәге авыруы таралырга мөмкин. Елан, кимерүчеләрнең ояларына кереп, барысын да юк итә. Моны берәү дә эшли алмый.

Елан күргәч, нишләргә?

Белгеч сак булырга кушты. Аларга тимәгез! Котырта да күрмәгез. Дөресрәге, еланнар үзләре, кеше күргәнче, тизрәк күздән югала. Ачык урынны яратмыйлар. Димәк, бу очракта кояшта, үләннәр арасында җылынырга өлгермәгәннәр.

Еланнардан котылу өчен, авылларда чүп-чарны җыештырырга, печәнне чабарга, ризык калдыкларыннан котылырга кирәк. Урманга барганда аягыгызга резин итек, кроссовка, өстегезгә калын кием киегез. Еланның тешләре – 3–4 миллиметр, кием аркылы үтә алмый.

 


Фикер өстәү