Татарстан шифаханәләре космонавтлар кабул итәргә җыена

“Татарстан шифаханәләре” ассоциациясе Юрий Гагарин исемендәге космонавтлар әзерләү үзәге белән хезмәттәшлек итәргә ниятли. Космонавтларны галәмгә очып кайтканнан соң республика шифаханәләрендә тернәкләндерү күздә тотыла, дип яза “Реальное время”, “Рамблер” мәгълүматларына таянып.

Үзәк вәкилләре белән сөйләшүләрдән күренгәнчә, Идел буе һәм Кама буе климаты – тернәкләндерү өчен бик кулай урын. Татарстанда тиешле таләпләргә җавап бирердәй 7 шифаханә билгеләгәннәр.

Шулай итеп, озакламый Космонавтлар әзерләү үзәгенә тәкъдим юллау көтелә. Үзәк вәкилләре безгә килеп, шифаханәләрнең шартларын бәяләргә тиеш булачак. Инде быел ук Татарстанның очыштан соң тернәкләндерү өчен тәүге космонавтны кабул итүе бар.

Исегезгә төшерәбез: бүген Көнчыгыш космодромыннан “Ангара-А5” ракетасы галәмгә очты. Аның очышы ике тапкыр кичектерелгән инде.


Фикер өстәү