Мөхәммәт Мәһдиев повесте буенча сериалны Теләчедә төшерә башлыйлар

Мөхәммәт Мәһдиевның «Кеше китә – җыры кала» повесте буенча сериал 15 апрельдә Теләчедә төшерелә башлаячак.

«Баш рольләргә кастинг аша Әлмәт театры артистлары Илсур Хәертдинов, Ләйсән Әхмәдиева, Кариев театры артисты Илназ Хәбибуллин, Әтнә театры артисты Сиринә Хисмәтуллина сайлап алынды», диде фильмның чакырылган режиссеры Александр Далматов.

Фильмда шулай ук, Камал, Тинчурин, Чаллы, Минзәлә, Түбән Кама театры һәм Актаныш муниципаль театры артистлары төшәчәк.

  • 20 серияле итеп планлаштырылган телесериалны «Татарстан Яңа гасыр» телеканалы белән «Ватан XXI гасыр» кинокомпаниясе төшерә.
  • Фильм Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе һәм «Татнефть» ярдәмендә төшерелә.

 


Фикер өстәү