Татарстанда “Кырык дүртнең май аенда” дигән татарча фильм төшерә башлаганнар

Арча, Лаеш һәм Югары Ослан районнарында Татарстанның халык язучы Нурихан Фәттахның “Кырык дүртнең май аенда” дигән повесте буенча фильм төшерә башлаганнар. Арча һәм Лаеш районнары хакимиятләре фильм төшерүгә зур ярдәм күрсәтә.

Режиссер Александр Далматов сөйләп үткәнчә, картина гомумкешелек кыйммәтләрен пропагандалауга юнәлдерелгән.

“Фильм Бөек Ватан сугышы чорында тыл хезмәтчәннәре – хатын-кызларының авыр һәм катлаулы язмышына багышланган. Картинаның төп максаты – яшь буында тарихка һәм кешелеккә карата мәхәббәт тәрбияләү, шулай ук тыл хезмәтчәннәренең батырлыгын мәңгеләштерү”, – дигән Далматов.

Фильмда Татарстанның танылган артистлары Зөлфирә Зарипова, Алсу Гайнуллина, Алсу Каюмова, Хәлимә Искәндәрова, Сәйдәш Шәрәпов һ.б. катнаша. Төп рольне – Хәмдия ролен Тинчурин театры артисты Резедә Сәлахова башкара.

Картина Татарстан Мәдәният министрлыгы акчасына Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчелегендә төшерелә. Фильмның продюсеры – Тинчурин театры директоры,Арча якташлыгы җәмгыяте җитәкчесе, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Фәнис Мөсәгыйтов.


Фикер өстәү