“Россия – Ислам дөньясы: KазанФорум” XVII халыкара икътисадый форумы кысаларында “Казан – Ислам дөньясының мәдәни башкаласы” елын ачу уңаеннан оештырылган гала-концерт шулай дип аталды. Ул Камал театры сәхнәсендә үтте. Концертның режиссеры Ханса-Йоахима Фрая. Залга җыелган форум кунаклары, тамашачылар дөньякүләм танылган опера җырчылары һәм музыкантлар башкаруында югары сәнгать әсәрләрен – опералардан арияләрне, уен коралларында классик һәм милли музыканы тыңладылар. Гала-концертка Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова да килгән иде.
Чара Камал театрының Данияр Соколов җитәкчелегендәге симфоник оркестры чыгышы белән ачылды. Коллектив Васил Әхмәтов увертюрасын башкарды. Әлеге халыкара кичәне музыка дөньясына сәяхәт дип әйтергә мөмкин. Анда Россия, Азәрбайҗан, Әрмәнстан, Үзбәкстан, Палестин, Төркия, Камерун, Гарәп Әмирлекләре һәм башка илләрнең танылган сәнгать әһелләре катнашты.

“Россия – Ислам дөньясы: KазанФорум” XVII халыкара икътисадый форумы мөселман илләренә икътисадый һәм мәдәни багланышларны ныгыту, үзара аңлашу юлларын ача. Югары сәнгать кешеләрнең зәвыгын арттыра, мәдәни мирасны саклауга карата уңай караш тәрбияли. Залда утыручылар да, сәхнәдә чыгыш ясаучылар да төрле телләрдә сөйләшүләренә карамастан, концертта бер-берсен музыка аша аңлады. Азәрбайҗаннан бәрхет тавышлы Фидан Дамирова, Үзбәкстаннан Рамиз Усманов, Палестинадан Зейна Бархомның һ.б. җырлавын, шулай ук Әрмәнстан музыканты Эрик Мирзоянның милли уен коралы – дудукта, яшь булуына карамастан инде зур уңышларга ирешкән Тихон Евлановның веолончельда уйнауларын тамашачы җылы кабул итте.

Гала-концертка артистлар сюрприз да әзерләгән. Барысы бергә җыелып Россия халкының яраткан җырларының берсе – “Подмосковные вечера” җырын “Казанские вечера” дип үзгәртеп рус телендә башкардылар. Тамашачы артистларны сәхнәдән алкышларга күмеп озак җибәрмәде.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез