Газетага язылу

Чәчкәләрнең нигә кирәге бар? Яки авыл халкы нигә бәрәңге җирен «кыскарта»?

Чәчкәләрнең нигә кирәге бар? Яки авыл халкы нигә бәрәңге җирен «кыскарта»?
Фото: Регина Гыйниятуллина

 

«Авыл үзе дә, анда яшәүчеләр дә нык үзгәрде. Без белгән авыл түгел инде ул...» Күпләр бүген шулай ди. Калада яшәгәннәр дә, саланыкылар да бу яктан бер фикердә. Гомер буе авылда яшәгән кеше дә аның көннән-көн бүтәнгә әйләнгәнен сизми, күрми кала алмый шул. Яшәешебез дә, тормышка карашыбыз да башкача хәзер. Әле кайчан гына авыл өчен язылмаган кагыйдә, закон булган әйберләр дә тамырдан үзгәрде.

 

Без белә-белгәннән һәр авыл ихатасында зур бәрәңге бакчасы һәм бер яки ике кечкенә генә яшелчә бакчасы була иде. Соңгыларының берсендә бер-ике төп алмагач, дүрт-биш төп карлыган, калган урында суган, кыяр, помидор үстерелә. Соңрак редиска, кишер, кызыл чөгендер өстәлде. Авылда, булса, берәр кешедә генә чәчәк үстерәләр, 1 сентябрь алдыннан бөтен бала-чага аларга чәчәк алырга килә иде. Безнең 60–70 хуҗалыклы авылда, мәсәлән, бер Зәйни абыйларда гына зур җиләк-җимеш бакчасы бар һәм алар гына чәчәк үстерә иде.

Еллар үтте. «Чәчәкне ашап булмый аны!» – дигән авыл кешесенең дә фикере үзгәрде. Бер түбә астында яшәүче яшьрәкләр чәчәк үстерә башлагач, «Безнекеләр быел чәчәк ашарга җыена», – дип аптыраган өлкәннәр дә хәзер матурлыкка ияләште.

 

Бәрәңге бакчалары өчтән – икегә, икедән бергә калды. Инде хәзер шул бердәнбер бакчаның да күбесендә өчтән бер өлешендә генә бәрәңге. Аларның мәйданы елдан-ел кими. Авыл кешесенең дә элекке кебек бәрәңге дип исе китми шул. Үзебез дә, әнә, алдагы елны кышка (төгәлрәге, көздән язга кадәр) ашарга дип ун капчык бәрәңге калдырган идек. Бетмәде. Бу кышка сигез капчык әзерләдек, әле аның берничәсен бозауга ашаттык, барыбер ике капчыгы артык булды. Аңа карап, быелга әле бәрәңге җирен киметмәдек. «Ничекләр итеп, моннан да киметмәкче буласыз?» – диючеләр булды. Быел ук инде күрше Салавычта дүрт, алты буразна (алары да бакчаның буеннан-буена түгел) утыртучылар бар. Читтәге бакчаларга бәрәңге утырта торган авыл да калмады диярлек инде. Хәер, нинди бәрәңге җире генә ди! Печән басуларын да берәм- берәм ташлыйлар инде бездә. Ярый әле күп итеп мал асраучы, кулында үз техникасы булган бик тырыш гаиләләр бар. Алар әлегә андый бакчаларга печән чәчеп, үстерә, ташландыкка әйләндерми.

 

Аның каравы, кемгә керсәң, шунда теплица, бар җирдә чәчәк. Яшелчә, җиләк- җимешләрнең дә ниндиен генә үстермиләр! Елның шушы чоры җитсә, чәчәк- яшелчә үсентеләре үстерүчеләр өчен чын базар дөньясы ачыла. Әйе-әйе, соңгы елларда инде күбебез аларын да үзебез үстерми, әзерен генә сатып ала! Җайлы да, мәшәкате дә юк, өстәвенә үстереп сатучылар да буа буарлык.

 

Районда әллә ничә авылда шушы эш белән шөгыльләнүчеләр, зур, җылытулы теплицалары белән гаилә бизнесы булып танылучылар да бар. Көндәлек ачык базарда, атнакич базарында гөрләтеп сату итәләр, үзебезнекеләр генә түгел, күрше Кукмара, Арча районнарыннан, Мари Элдан, тагын әллә кайлардан да киләләр. Барысының да товары үтә! Әле авылларга барып, үстерүчеләрнең теплицаларыннан да күпләп алалар. Майның уртасы җиткәндә инде аларның күбесе бушап та кала…

 

– Кайсы районга барсаң да, шушы хәл, – ди инде балтачлылар өчен үз кешегә әйләнгән Балык Бистәсе егете Ленар. Ничә еллар буе ул районда җиләк-җимеш агачлары, куаклар, күз явын алырлык чәчәкләре белән өчәр көн сату итә иде. Хәзер инде үзегезнекеләр күп дип, Балтачка атнага бер генә килә башлаган. Үзе килгәнче халык җыелып көтеп ала. Андагы чиратны, кешеләрнең җимеш агачлары, декоратив куак-үсемлекләр, фәләнчә төрдәге чәчәкләрне күпләп алганнарын карап тору да күңелле.

Матурлыкка дигәндә акчасын жәлләми инде бездә халык, мин әйтәм. Болай караганда, бәяләр дә очсыз кебек түгел. Әмма иң матурларын, бәясенә карамый, иң кыйммәт дигәннәрен дә алучылар күп.

 

– Яз көне менә шушылай җыябыз, җәй буе үстерәбез дә көз көне йолкып, түгәбез, – диешә алар чират торганда. Әмма үз чираты җиткәч, кирәкле үсентеләр исемлеге шактый озын булып чыга…

 

Чәчәкләрнең нигә кирәге бар? Мәгълүм җырдагыча, фәләнчә мең сумнарга төшереп, сатып алып үстергән бу чәчәкләр күп очракта бүләк итәр өчен түгел. Ничә айлар күзләрне иркәләп, үзгә бер тынычлык-сөенеч бүләк итә бит алар хуҗаларына. Көн саен! Ә мондый хисләр авыл кешесенә дә бик кирәк. Кырдагы, читтәге матурлыкны күрергә вакыт тапмаса да, ишегалдындагы, бакчадагы матурлыкны күрми кала алмый инде ул. Өстәвенә болары үз куллары белән тудырган матурлык лабаса. Калерле матурлык.

 

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре