Коммуникацияләр һәм сөйләм имиджы буенча белгеч Седа Каспарова табигатьтәге үзгәрешләрнең кешегә йогынтысын берничә юнәлештә аңлата. Беренчедән, физиология. Көннәрнең җылы, кояшлы булуы безнең кәефкә генә түгел, баш миенә дә йогынты ясый. «Тикшеренүләр күрсәткәнчә, серотонин бүленеп чыгу турыдан-туры көн яктысының озынлыгына бәйле. Тәртибе җайлы: кояш яктырак караган саен, әлеге нейромедиатр күбрәк эшкәртелә, димәк, кәеф стабильләшә, кешедә аралашу теләге арта. Язын без җанланабыз, көч, дәрт арта, үзгәрәсе килә башлый», – ди белгеч.
Икенчедән, кешенең бушанасы килә. «Үзебезне бик көчле, сабыр кешеләргә санасак та, барын да күңелгә җыю бик авыр. Әйтелмәгән сүзләр, күңелдә җыелган хисләр авыр йөк булып җыела да хафалану, ярсу, психосоматикага әйләнә. Ә күңелеңне берәр кешегә ачып салсаң, җиңеләеп каласың. Бу – тылсым түгел, аны гади генә аңлатып та була. Борчу-хафалануларны тышка чыгару, уйлап йөрүдән туктап, тел белән әйтү аларга читтән карарга, бәлки хәл итәргә мөмкинлек бирә», – ди Седа Каспарова. «Монда язның нинди катнашы бар соң?» – диярсез. Күпләргә күңелләрен әнә шул рәвешле ачып салу бик авыр була. Андый кешеләргә яз бик уңай тәэсир итә.
Кемгә ышанырга була? Билгеле, күңел төпкелендә йөрткән серләрне, бигрәк тә борчу-куркуларны беренче очраган кешегә сөйләп булмый. Кирәкми дә. Якын-тирәдәге кешеләргә дә акрынлап, өлешләп ачыласың. Белгеч сүзләренчә, психологиядә бу «үз-үзеңне ачу» дип атала. Ягъни җиңелчә, һәркемгә кагылышлы темалардан шәхси һәм әһәмиятле темаларга таба барасың.
Беренче дәрәҗә – нейтраль темалар: эш, һава торышы, ялларга планнар.
Икенче дәрәҗә – шәхси темаларга керә башлау: борчылу, шикләнү, арыганлык.
Өченче дәрәҗә – иң тирән яшеренгән куркулар, кыйммәтләр, гадәттә кычкырып сөйләмәгән темалар.
«Һәр дәрәҗәдә сиздерми генә күзәтергә кирәк: моңа кеше ничек җавап бирә? Гаеплиме, кабул итәме? Бүлдерәме, әллә тыңлыймы? Теманы ябарга ашыгамы, әллә өстәп-өстәп сораулар бирәме? Бу сорауларга җавапның нинди булуыннан киләсе дәрәҗәгә чыгу-чыкмау хәл ителә. Язын исә, артык хискә бирелеп, кеше алдын-артын уйлап тормаска мөмкин. Бер яктан караганда, андый ачыклыкның бер начарлыгы да юк кебек. Әмма урыны да, вакыты да, тыңлаучы кешесе дә уңай булырга тиеш», – ди Каспарова.
Файдасы янында зыяны. Артыгын сөйләп ташладым, ахры... Таныш хәлме? Бу икеләнү юкка гына барлыкка килми. Кайвакыт кешеләргә артык ачык булу безгә һәм аларга зыян салырга мөмкин. «Әйтик, хезмәттәшегезгә яки очраклы рәвештә тормышыгызның катлаулы этабында юлыгызга беренче очраган кешегә ачылу. Ул кеше моны кабул итәргә әзер булмаска, гомумән, сезнең ышанычка лаек булмаска мөмкин. Мондый сөйләшүдән соң җиңеллек килми, ә оят һәм гаеп хисләре биләп ала», – ди белгеч. Шул ук вакытта кеше бертуктаусыз үзе һәм борчулары турында сөйләп, сөйләшү монологка әверелсә дә яхшы түгел. Бу очракта ул бер яклыга гына әйләнә, һәм кешеләрне бер-берсеннән ерагайта гына.
Йомгаклау урынына. Сөйләшү, серләшү – һәркем өчен файдалы гамәлләр. Тик, инде әйтелгәнчә, һәр нәрсәнең чиге була. «Кем белән? Нәрсә турында? Нәрсә өчен? Күңелдәгене ачып салганчы, әнә шул турыда уйларга киңәш итәм. Яз – аралашу өчен бер дигән вакыт. Үзегезне генә түгел, башкаларны да ишетсәгез, бигрәк тә...»
Фәнни яктан расланган факт: көн яктысын (табигый яктылыкны) күбрәк күргән кешеләргә карар кабул итү һәм белем туплау җиңелрәк бирелә.
Табигатьтәге үзгәрешләр, ел фасылларына бәйлелек нинди кешеләрдә көчлерәк була? Психолог Зәйтүнә Әхмәтҗанова бу төркемгә нечкә күңелле кешеләрне, психик яки физик авыруларга дучар булганнар, өлкәннәр һәм яшь балаларны кертә. «Моның сәбәбе – организмда барлыкка килгән гормональ үзгәрешләр һәм эмоциональ сизгерлекнең артуы. Әлеге төркемгә караган кешеләр табигатьтәге үзгәрешләргә дә бик сизгер була», – ди ул.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез