Газетага язылу

Химия бит бу: азык-төлек технологы ризык составындагы кушылмалар буенча ачыклык кертте

Кибеттә йөргәндә, ризык составына күз салып, химиядән генә тора икән, дип авыр сулап кайган чакларыбыз еш була. Чыннан да шулаймы бу? Азык-төлек технологы Нина Сәлахова бу мәсьәләгә берникадәр ачыклык кертте.

Химия бит бу: азык-төлек технологы ризык составындагы кушылмалар буенча ачыклык кертте
ru.pinterest.com

– Без химик кушылмалар тирәлегендә яшибез. Сулый торган кислород, эчә торган су да – химия. Бакчабызда үскән алмага хәтле исемнәре котны алырлык дистәләрчә матдәдән тора. Ләкин алмадан беркем дә курыкмый. Ә менә ризык кабындагы зур хәрефләр, саннар белән күрсәтелгән өстәмәләр күңелдә шом тудыра.

Ләкин аларның күбесеннән куркасы юк, чөнки өстәмәләр, киресенчә, безгә әйбәт булсын өчен кулланыла. Мәсәлән, консервантлар күгәрек, бактерияләр барлыкка китерми, буяулар ризыкның термик эшкәрткәндә югалткан төсен яңарта. Кайбер уйдырмаларга тәфсилләбрәк тукталып үтик.

 

«Е-өстәмәләр организмны җимерә». Шуны белеп торыгыз: производствога керткәнче, барлык матдәләр бик җитди тикшерүләр аша уза. Галимнәр организмга йогынтысын бәйнә-бәйнә өйрәнгәннән соң гына аларны кулланырга рөхсәт итә. Мондый тикшерүләрнең төп максаты – теге яки бу матдәне, сәламәтлеккә зыян салмыйча гына, һәр көн саен күпме кулланырга мөмкин булуын ачыклау. «Рөхсәт ителгән тәүлеклек куллану нормасы» дип атала бу. Аның зур запас белән алынуын да билгеләп үтәргә кирәк.

Сүз уңаеннан, «Е» хәрефенең химияне генә аңлатмавын билгеләп үтәргә кирәк. Мәсәлән, Е100 (куркумин) – куркумадан, Е160а (бета-каротин) – кишердән, Е162 (бетанин) чөгендердән алына.

 

«Натрий глутаматы бәйлелеккә китерә». Чынында глутамат – бәйлелеккә төшерүче наркотик түгел, бәлки тәмне көчәйткеч кенә. Чипсы ише коры-сарыга өстәү өчен еш кулланыла. Глутаматның бәйлелеккә төшерүен раслаган тикшеренүләр юк. Мондый ризыкны, тоз яки шикәр кебек, күп кулланмаска кирәк – бары шул гына.

 

«Куерткычлар канны куерта». Алар ризыкны, әйтик, су кебек сыек йогыртны каймактай куертып җибәрә. Куерткычларга алмадан һәм цитрус җимешләреннән алына торган пектин (Е440), диңгез суүсемнәреннән агар-агар (Е406) һәм каррагинан (Е407) керә. Куерткыч икән, димәк, канны да куерта, дип уйлау дөрес фикер түгел, чөнки куерткычлар берничек тә канга тәэсир итә алмый.

 

Шуны белеп торыгыз: иң элек «Е»дан түгел, ә канцерогеннардан куркырга кирәк. Организмга алар тәмәке һәм хәмерне күп кулланудан керә. Кыздырылган ризыкта да байтак була.

Трансжирларның зыяны турында да онытмау мөһим. Болары печенье, ярымфабрикатлардан алып, майда йөздереп пешерелгән ризыкка кадәр – барысында да күп.

 

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре