Чарада шулай ук Татарстанның мәгариф һәм фән министры Илсур Һадиуллин, мактаулы кунак буларак БГӘ хатын-кыз-эшмәкәрләр советы рәисе Аиша ханым Мөхәммәд Әл Муалла һәм башка рәсми кунаклар катнашты.
«Акыллы Уеннар» – Россиядә балалар бакчалары һәм башлангыч мәктәпләр өчен беренче белем бирү программасы, ул уен аша туган телне өйрәтә, традицион өстәл уеннарын һәм заманча EdTech-технологияләрне берләштерә. «Акыллы Уеннар» – укыту гына түгел, ә татар теле дөньясына кызыклы сәяхәт, балаларга акыллы, ышанычлы һәм иҗади шәхес булып үсәргә ярдәм итүче чара.
Мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен татар телендә өстәл уеннарын өйрәнү программасы 2023 елдан башлап ТРның 150 балалар бакчасында ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов, шулай ук ТР Рәисе каршындагы Татар телен һәм Татарстан Республикасында яшәүче халыклар вәкилләренең туган телләрен саклау, үстерү мәсьәләләре комиссиясе, ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы ярдәме белән гамәлгә ашырыла.
Чемпионат ачылышы алдыннан Марат Әхмәтов «Акыллы уеннар» проектының өстәл уеннары күргәзмәсен карады, чемпионатта катнашучылар һәм аларның педагоглары белән аралашты.
Марат Әхмәтов чемпионатта катнашучы балаларның әти-әниләренә мөрәҗәгать итеп, аларга туган телгә карата сакчыл мөнәсәбәт һәм милли традицияләрне саклау өчен рәхмәтен белдерде.
«Мәдәнияткә һәм туган телгә фундаменталь мөнәсәбәт балачакта формалаша. Нәкъ уен тәрбиясе аша балалар үз потенциалларын ачалар. Уен процессында фикерләү дә, физик активлык та катнашуы мөһим. Мондый проектлар безгә традицияләрне һәм мәдәниятне кечкенәдән сакларга ярдәм итә. Бу проектта катнашучы балалар туган телен үстерер һәм аның кыйммәтен тирә-юньдәгеләргә тапшырырлар дип ышанам», – диде Марат Әхмәтов.
Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы проектны эшләүчеләргә – «Бала-Сити» балалар бакчалары һәм мәктәпләр челтәре коллективына һәм аның җитәкчесе Альбина Насыйровага республика балалар бакчалары педагоглары кулланган программаны булдыру идеясе өчен рәхмәтен җиткерде.
«Көзгә кадәр өстәл уеннары комплектларына тагын өчәү өстәләчәк, без аларны гамәлгә ашырырга ярдәм итәчәкбез», – дип ассызыклады Марат Әхмәтов.
Балалар бу уеннарны ел дәвамында үзләштерәләр. Эчке ярышлардан соң балалар бакчалары иң актив балаларны билгели, һәм алар республика чемпионатында катнаша.
Быел фестиваль бөек татар шагыйре Габдулла Тукайның юбилеена багышланды. «Безнең өчен балаларның Габдулла Тукай исемен генә белүләре түгел, ә аның иҗаты һәм шәхесе белән эмоциональ бәйләнеш булдыру мөһим», – дип билгели оештыручылар. Быелгы чемпионатның тагын бер үзенчәлеге. «Иҗади проект» номинациясенә катнашучылар уеннар ярдәмендә әзерләнгән «Минем Татарстан», «Минем район», «Минем Тукай» темалары буенча зур иҗади эшләр тәкъдим итте. 10 иҗади проект арасында Алабуганың «Шайтан шәһәрчеге»дә, Арчадагы Тукай музее да, Баулы районының нефть скважинасы да, шагыйрь иҗатын яктырткан эшләр, хәтта уеннардан җыелган Тукай үзе дә бар иде. Проектларны тормышка ашырган, балалар белән өч ел дәвамында шөгыльләнеп, чемпионатка әзерләгән тәрбиячеләр дә уеннарның әһәмиятен, аларның телне үстерүдә, балаларны мәдәниятебезгә кызыксыну уятуда зур роль уйнавын кат-кат ассызыклый. «Акыллы уеннар» телне һәм мәдәниятне саклау гына түгел, ә балаларда игътибарлылык, логик фикерләү, вак моторика, коммуникация һәм эмоциональ интеллект үстерү проекты да. Бу бигрәк тә бүгенге цифрлы технологияләр заманында актуаль яңгырый. Чөнки балалар арасында гаджетларга бәйлелек, игътибарсызлык һәм тере аралашуга кызыксыну кимү күзәтелә», – дигән фикерләре белән дә уртаклаша тәрбиячеләр.
«Акыллы уеннар»ның уникаль проект булуын аңа нигез салучы, педагогика фәннәре кандидаты Альбина Насыйрова да ассызыклый: «Проектны башлап җибәргәндә, аның шулкадәр зур уңышка ирешәчәген күз алдына да китермәгән идек. Безгә хәзер башка төбәкләрдән, хәтта чит илләрдән дә язалар, кызыксыналар. Мин аның нәкъ менә Татарстанда барлыкка килеп, үсеш алуы белән бик горурланам. Балаларны милли әдәбият һәм мәдәният белән заманча интерактив форматлар аша таныштыру аеруча мөһим. «Акыллы уеннар» программасы буенча шөгыльләнүче 150 балалар бакчасына якын арада тагын 50 балалар бакчасы кушылачак».
Проект авторлары Татарстан Республикасы Рәисенә проектка күрсәткән ярдәме һәм белем бирү өлкәсендәге инновацияләргә игътибары өчен зур рәхмәт белдерә. ТР Дәүләт Советы Рәисе вазыйфаларын башкаручы Марат Готов улы Әхмәтовка аерым рәхмәт сүзләре җиткерәләр.
Киләчәктә проектны тагын да киңәйтү, яңа белем бирү уеннары булдыру һәм проектны халыкара дәрәҗәдә үстерү максаты куелган. Программа инглиз теленә инде тәрҗемә ителгән, ә якын киләчәктә гарәп телендәге версиясен эшләтеп җибәрү дә планлаштырыла.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез