Бүген «Арена-2000» бозында Гагарин Кубогы финал сериясенең бишенче матчы уза. Анда Ярославльнең «Локомотив»ы белән Казанның «Ак Барс»ы уйнаячак. Дүрт уеннан соң сериядә исәп 2:2. Бу хакта Татар-информ яза.
Командалар бишенче очрашу алдыннан һәркайсы икешәр тапкыр җиңде һәм тугызар алка кертте. «Локомотив» беренче (3:1) һәм өченче (4:1) матчларны отты, «Ак Барс» икенче (5:1) һәм дүртенче (2:1) уенда җиңде. Шул ук вакытта статистика шәхси очрашуларда хуҗаларның өстенлеге турында сөйли: «Локомотив» үз бозында казанлылар белән соңгы җиде матчта алты җиңү яулаган. Хәер, «Ак Барс» та читтә үзен ышанычлы тота — читтәге соңгы сигез очрашуда алты җиңү.
Бүгенге очрашу Мәскәү вакыты белән 19:00 сәгатьтә башлана.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез