Газетага язылу

Татарстанның күренекле хирург-онкологы вафат булган

Озак еллар буе Республика клиник онкология диспансерында (РКОД) хезмәт куйган атаклы хирург-онколог Евгений Сигал озакка сузылган каты авырудан соң вафат булган.

Бу хакта Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгы хәбәр итә. “Танылган хирург, галим, педагог, Россия эндохирургиясенә нигез салучыларның берсе Евгений Иосифович Сигалның вафат булуын тетрәнеп хәбәр итәбез”, – диелгән министрлык язмасында. Евгений Сигалның 1975 елда башланып киткән һөнәри юлы Республика клиник онкология диспансеры белән турыдан-туры бәйле. 1988 елга кадәр ул торакаль (күкрәк читлегендәге авырулар) бүлекнең табиб-онкологы булып эшләгән.

Шуннан соң 2018 елга кадәр РКОД 2нче онкология бүлегенә җитәкчелек иткән. Соңыннан 1нче дәвалау-диагностика корпусының хирургия клиникалары директоры вазыйфасында хезмәт куйган. Евгений Сигал илдә беренчеләрдән буларак күкрәк читлегенә гаять катлаулы операцияләр ясаган, заманча торакаль онкохирургияне үстергән һәм Татарстаннан читтә дә танылган хирургия мәктәбен булдырган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре