Исән булса аңа 102 яшь булыр иде. Бөек Ватан сугышында катнашкан, “ТаттрансгазКазан” оешмасында 48 ел хезмәт иткән Касыйм Сәлимгәрәевка бюст куелды. Ул сугыштан соң илебезнең газ тармагына зур өлеш керткән кеше. Ул Татарстанда иң беренчеләрдән булып “Миннебай-Казан” газүткәргече төзелешендә катнашкан.
Тантаналы чарада “Газпром трансгаз Казан” оешмасының генераль директоры Рөстәм Усманов, генерал-майор Александр Бородин, Казанның Совет районы башлыгы Роман Фәтхетдинов, бюстны ясаган рәссам Рөстәм Габбасов, Касыйм Сәлимгәрәевның балалары, оныклары катнашты.
– Касыйм Сәлимгәрәевка гаиләсе алдында тантаналы төстә истәлек бюсты ачылу – аның газ тармагына керткән зур өлеше өчен хөрмәт билгесе. Андый легендар газчылар буыны безнең өчен үрнәк булып тора. Ветераннарыбыз газ тармагына ныклы нигез алган кешеләр. Без аларның башлаган эшен намус белән башкарырга, яшь буынга өлкәннәрнең тәҗрибәсен өйрәтергә, безгә кадәр эшләгән кешеләрнең традицияләрен саклап яшәргә тиеш, – диде Рөстәм Усманов.
Чарада катнашкан Касыйм Сәлимгәрәевның улы Ильяс әфәнде оешма коллективына әтиләренең рухын шатландырып, аның эшләгән эшләрен онытмыйча ишегалдына бюстын куйганнары өчен рәхмәтен җиткерде.
– Безнең әти белән әни Чистай районның Каргалы авылыныкылар. Госмер буе Казанда яшәделәр. Әти бөтенебезгә үрнәк булды. Мин дә аның эшен дәвам итеп, 10ел бу оешмада эшләдем, – ди ул. – Ә хәрби батырлыгын кабатлаучы уллары-оныклары да бар. Безнең әтинең нык рухы, төпле фикерләре аларга да күчкән. Оешма әтиебезне гел хөрмәтләп торды. Инде вафатыннан соң да җылы сүзләр белән искә алалар. Аларга мең рәхмәт.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез