Татарстанның атказанган артисты Резида Кадыйрова 22 апрельдә 65 яшен тутырып, каты авырудан соң бүген арабыздан китеп барды. Гыйнвар аенда аның ире Данис абый 70 яшендә бакыйлыкка күчкән иде.
Резида Кадыйрова – Мамадыш районының Уразбахты авылы кызы. Алар гаиләдә алты кыз үсә. Без җырчының якыннарының тирән кайгысын уртаклашып, аның якты истәлегенә багышлап хәтирәләр барладык.
Резида апа Татарстанның атказанган җырчысы, дини җырлар башкаручы Ильяс Халиковның әнисенең туганы. Алар бик аралашып, туганлык җепләрен саклап яшәгәннәр.
– Әле күптән түгел Резида апаның туган көненә бардык. Бик матур итеп сөйләшеп утырдык. Зарланмады, яшим дип яшәде, – ди Ильяс Халиков. – Данис абый белән Резида апа ике ул үстерде. Искәндәр өйләнгән, хатыны Динә белән ике бала сөяләр. Идрис энебез үз гаиләсен кормаган әле.
Уразбахты авылында яшәүче Резида апаның икетуганы Миннерафыйк Фәтхуллин да күптән түгел генә гаиләсе белән Казанга хәл белергә килгән булган.
– Минем әтием Гарифулла белән аның әтисе Миннебай бертуганнар иде. Сеңелләр безгә кайтып йөрде. Бик тату яшәдек. Ул бөтенебез өчен кайгырып торыр иде. Соңгы күрешүдә күңеле шат иде. Аягын сындырып ятса да, өметен өзмәде. Аякка операция ясатам да, тереләм, диде. Тик әҗәл алдында без көчсез шул. Бернишләп тә булмый. Резиданың урыны оҗмахта булсын, – ди ул.
Җырчы Рәфинә Ганиуллинаның әтисе белән дә туган булган Резида апа.
– Күршеләр генә идек. Резида апа миңа гел без бит туганнар дип торды. Бер-беребезне якын иттек. Ниндидер чараларда бергә туры килсәк, безнең авыл кызлары дип кенә үз итеп торды, – ди Рәфинә. – Резида апаны әни бик якын итә иде. Телевизордан күрсә дә, безнеке бит бу, горурлана иде. Әле менә вафатын ишеткәч, әллә нишләп киттек. Әнигә дә әйтми будыра алмадык. Риза булып китсен, урыннары җәннәт түрләрендә булса иде.
Резида Кадыйрованы иртәгә җирлиләр. Хушлашу Алтан мәчетендә узачак.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез