“Татар журналистикасы бик тирән тарихи тамырларга, бай традицияләргә, ә иң мөһиме – үз геройларына – матбугат эшенең чын мәгънәсендәге энтузиастларына ия, – диелгән котлауда. – Танылган мәгърифәтче, дин белгече һәм актив җәмәгать эшлеклесе Гатаулла Баязитов биредә аерым урын алып тора. Аның тырышлыгы белән 1905 елда “Нур” милли газетасының беренче саны дөнья күрә. Бүгенге бик күп төрле мәгълүмат ташкыны чорында мәгълүматны халыкка җиткерү рәвешләре, алымнары гаять тиз үзгәреп торса да, массакүләм мәгълүмат чараларының асылы, республика һәм илнең күпкырлы тормышындагы роле мөһим генә түгел, ә стратегик мөһим булып кала. Татарстанның бүгенгесе һәм киләчәгенең нинди буласы сезнең гражданлык позициягезгә, һөнәри осталыгыгыз һәм бер нәрсәгә дә битараф калмавыгызга турыдан-туры бәйле. Барыгызга да бик уңай иҗади кәеф-рухта булуыгызны, яңа үрләр һәм уңышларга ирешүегезне телим!” – диелгән котлауда.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез