Газетага язылу

Мунча ташы: Россиядә мунча һәм мунча хезмәтләренә ихтыяҗ да арта

Юыну урыны гына түгел. Мунча турында сүзебез.

Мунча ташы: Россиядә мунча һәм мунча хезмәтләренә ихтыяҗ да арта
ru.pinterest.com

Хәзер анда ял итәр, вакыт уздырыр һәм күңел ачар өчен дә йөриләр. Шуңа күрә Россиядә мунча һәм мунча хезмәтләренә ихтыяҗ да арта. Узган ел белән чагыштырганда, бу елның апрель аенда чабындыру хезмәтләре белән кызыксыну 32 процентка арткан әнә. Ни өчен халык мунчаны үз итә соң? Авыл кешесе «кул астындагы» мунчасы белән горурланамы? 

Мунчага керә дә белергә кирәк

Яшермик, мунча күптән комплекслы ял урынына әверелде инде. Тирләп-пешеп утырганнан соң, ләүкәгә менеп бер чабынсаң, аның артыннан ук өстеңә сап-салкын су койсаң, яңа тугандай булып каласың. Мәтрүшкәле чәй дә йотып куйсаң, бөтен тәнең изрәп, организмың да ял итә. Ә хәзер мунча керәләр, чабыналар да, чыгып, бильярд уйныйлар я кәрт сугалар. Аннары тагын чабынырга кереп китәләр. Элек чистарыну урыны булып саналган мунчалар хәзер кәеф-сафа кору урынына әйләнде. Туган көнне дә, Яңа ел бәйрәмнәрен дә шунда уздыра халык. Кыскасы, мунча үз асылын югалтып бара. Ә аның асылы нидә соң?

– Мунча – күпләр өчен юыну урыны инде ул. Әмма анда юынып кына калмыйча, организмны ял иттерергә, уй-фикерләрне рәткә китерергә мөмкин. Моның өчен сыра эчәргә яисә кәрт сугарга кирәкми, дөрес итеп мунча яга һәм керә белергә кирәк, – ди пар остасы Лилия Гарипова.

Лилия – тәҗрибәле мунчачы. Ул мунча яратучыларны чабыну серләренә төшендерә. Мунчаның дөрес ягылуы да мөһим, дигән фикердә ул. Мисалга, 90–100 градуска кадәр ягылган мунча иң шәбе түгел икән. Мунчаны акрын гына җылытырга кирәк.

– Чабындыру өчен ешрак имән себеркесен кулланам. Каен себеркесе дә яхшы, әмма парны тәнгә җиңел төшерү өчен мин имәннекен кулланам. Ә инде хуш исе турында әйткән дә юк, – ди Лилия. – Мунча һавасын алыштырып тору да мөһим. Ис тимәсен, баш авыртмасын дисәгез, мунча кергәндә бераз чыгып ял итеп керегез. Гомумән, мунчада һава йөрергә тиеш. Шуңа күрә тәрәзәсен, ишеген бераз ачып куюдан мунча суынмас.

Хатын-кызлар мунчага ешрак килә

Бүген нинди генә мунчалар юк: япон, фин, рус, төрек мунчасы... Саный китсәк, газета битләре җитмәс. Тик шунысы мөһим: һәркайсы халыкны үзенчә кызыксындырырга, җәлеп итәргә тырыша. Берсендә файдалы үләннәр тутырылган су мичкәсенә кереп утырсаң, икенчесендә тәнгә төрле майлар сылап, шәп массаж ясарга тәкъдим итәләр. Җаның ни тели, кесә калынлыгы нәрсәгә җитә, шунысына бара аласың.

Казанда да күп андый мунчалар. Йөрүчеләре дә аз түгел. Шәһәрдә яшәүчеләр арасында «эшем күп» дип авылга кайтмыйча, нәкъ менә төрек мунчасына юл алганнары да бар. Кыйммәтле парның сихәте күбрәктер, дип уйларга ашыкмагыз. Әле 10–15 ел элек кенә Казанда мунча суы бөтенләй башкача кайный иде. Шәһәрнең һәр районында муниципаль мунчалар эшләде һәм анда кызык өчен түгел, ә кирәк өчен йөрделәр. Мисалга, кайнар суның бетүе мунчага бару өчен бер зур сәбәп булды. Өстәвенә бәяләр дә кыйммәт түгел иде. Бүген Татарстан башкаласында мондый мунчалар дәвере үткәндә калды инде. Беренчелектә – сыйфатлы ял итү үзәкләренә әверелгән шәхси мунча комплекслары. Казан картасында мондый мунчалар саны 260 тан арта. Бәяләр дә төрле. Шәхси мунча төркемнәрендәге бәяләргә ышансак, гади мунча парында утыруның бер сәгате 300 сумнан башлана, ә уңайлык яратучыларга сәгатенә 1500 сум акчасын жәлләмәскә кирәк. Массаж, махсус чабындыручы һәм төрле спа-процедуралар тәкъдим иткән мунчалар 4 сәгать өчен 13–20 мең сум акча сорый. Кайберсендә бу сумма 40–50 меңгә җитә. Казан үзәгендә урнашкан мунчада администратор вазыйфасын башкаручы Илгизә Шәймәрданова сүзләренчә, соңгы вариантны сайлаучылар күбрәк.

– Хатын-кызлар мондый процедураларга ешрак йөри. Алар өчен мунчада чабыну гына түгел, ә баш, бит, гәүдәгә массаж ясату, акрын музыка тыңлап, тәмле чәй яки сок эчү ләззәт бирә. Шуңа күрә безнең комплекста әлеге процедураларга өч-дүрт ай алдан язылып куялар, – ди Илгизә.

Ир-атлар да йөрми түгел. Алар ешрак туган көн һәм бәйрәмнәрдә килә икән. Ир-атларның төп таләбе – эссе мунча һәм бассейнның булуы.

Мунча яктылыкны ярата

Авыл халкы – мунчалы халык. Бер төзеп куелса, көн дә, төн дә керергә мөмкин. Элек атнасына бер ягыла торган мунча миченнән хәзер көн саен төтен чыга. Хәер, хәзер утын мунчасы газга алышына, электр уты белән җылына торганнары да популярлаша. Көн саен түгел, көнгә икешәр ягып керергә була!

Биектау районының Семиозерка авылында яшәүче Дария һәм Артур Мельниковларның үз мунчаларына керә башлауларына әле ике генә атна. Моңа кадәр «душ» һәм «ванна» кулланган гаилә үз мунчасына сөенеп туя алмый.

– Мин тумышым белән Буа районыннан. Кечерәк чакта әби бөтен урамны кап-кара төтенгә батырып, мунча яга иде. Каен утыны белән кыздыра иде ул мич ташларын, соңрак утын янып беткәч, бераз коры тал чыбыклары белән кара әрем сабакларын төтәтеп ала иде. Мәтрүшкә, юкә чәчәкләрен кушып бәйләгән каен белән имән себеркесен пешерә дә, аннары мине чаба иде. Аннан тирләп, янып чыга идек. Шуңа күрә мунча төзү турында йортыбызга күченгәч үк уйлый башладык, – дип уртаклашты Дария.

Мельниковлар гаиләсенең үз остасы бар – гаилә башлыгы Артурның әтисе инде беренче генә мунчасын салмый икән. Шуңа күрә авыл җирлегендә яшәсәләр дә, мунчаны гади итеп түгел, ә комплекслы итеп эшләгәннәр. Эчендә парлану бүлмәсе дә, эрбет мичкәләре дә, аерым юыну бүлмәсе дә бар.

Назир Мостафин да – мунча салучы. Ул бурасын да бурый, эчке эшләрен дә яхшы башкара. «Хәзер күбрәк ак мунча сорыйлар. Агачтан бураганы да – беренчелектә. Андыйның һавасы әйбәт була», – ди ул. Ак мунчаның сәкеләре, ләүкәләре чиста, диварлары сап-сары бүрәнәдән була.

– Мунчаны һәркем үз системасы белән кора. Кем өчендер парлану бүлмәсенең аерым булуы мөһим. Кемдер икесе бер бүлмәдә булганга да риза. Гадәттә хәзерге мунчаларның идәнен газ белән җылытыла торган итеп ясыйбыз. Аннары мунча ничаклы якты булса, шулкадәр матуррак та, чистарак та. Шуңа күрә без ләүкә асларына да махсус яктырткычлар куябыз. Матур да, чистартырга да уңайлы, – ди оста.

ФИКЕР

Ансар хәзрәт Мифтахов, «Мәрҗани» мәчете имам-хатыйбы:

– Мунчаның үз әдәбе бар, алар турында еш кына оныталар. Беренчедән, мунча һәм бәдрәфтә намаз гыйбадәте һәм догалар уку рөхсәт ителми, чөнки бу урыннар чиста булмаганнардан санала, әмма анда кергәндә һәрвакыт дога укып керергә кирәк. Аның үз догасы бар: «Бисмилләәһи. Аллааһүммә инни әгүүзү бикә минәл хубүси үәл хабәәис». Моннан тыш, мунчага сул аяктан атлап кереп, уң аяктан чыгу хәерле. Бала белән мунчага керүнең дә үз тәртибе бар. Әйтик, 3–4 яшьлек баланы мунчага юындырырга алып керәсез икән, сезнең гаурәт урыннарыгыз капланган булырга тиеш. Әни белән кыз, әби белән онык, апа белән сеңел мунча кергән очракта да гаурәт урыннары капланган булу шарт. Бары тик ир белән хатынга гына гаурәт урыннарын капламыйча, шәрә килеш мунча керергә рөхсәт ителә. Моннан тыш, пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сезнең берегез юына торган урында икенчегез кечкенә ихтыяҗын эшләмәсен», – дигән. Мунчамы ул, душмы – мондый урында кечкенә йомышны үтәргә ярамый. Бу – әдәпсезлек билгесе. Һәр кеше мунчада юынгач, артыннан чистартып калдырырга тиеш.

БУ КЫЗЫК!

Хорафатлар буенча, мунчада кычкырырга, каты итеп көләргә һәм сүгенергә ярамый. Кергәндә, тамак кырырга кирәк, ә уеңда бары изгелек булырга тиеш. Мунчада шулай ук рәхмәт әйтү тиешле түгел дип санала. Имеш, мунча иясе үзен яраттылар дип уйлап, кеше белән контактка керү юлларын эзли башлый икән. Аның белән элемтәгә керү хупланмый, чөнки ул очракта мунча иясе мунчаны яки башка юыну урынын саклауны ташларга мөмкин. Ә дөреслектә исә «рәхмәт» – Аллаһының исеме ул, шуңа да ул сүзне әйтмәү хәерле. Шулай ук мунчада дога кылырга, теләкләр теләргә дә ярамый.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре