Яшәгез әле, ветераннар: Бөек Ватан сугышы ветераннарына 100 меңе дә, торагы да, медале дә һәм башка төр ярдәме дә булачак

Татарстанда Бөек Ватан сугышы инвалидлары һәм ветераннары, үлгән ветераннарның тол хатыннары барысы бергә 31 376 кеше. Кызганыч, сугыш афәтен үз җилкәсендә татыган, аның тере шаһиты булган өлкәннәр әкрен генә бакыйлыкка күчеп бара. Бер-ике дистә ел элек кенә: «Картаймагыз әле, ветераннар!» – дип җыр суза идек. Хәзер исә: «Зинһар, яшәгез әле, ветераннарыбыз», диябез.

Ветераннар сафы сирәгәя

Соңгы биш ел эчендә генә дә, сугышта катнашкан һәм ул тарихи мизгелләрне үз күзләре белән күргән кешеләр саны 2,5 тапкыр кимегән. «2015 елда сугыш ветераннары 76 меңнән күбрәк иде», – дип искә ала Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова.

Республикада ветераннарыбызны кайгырту максатыннан байтак программалар эшли.Шуларның иң мөһимнәреннән: медицина дәвасы, диспансеризация тикшерүе, санаторий-курорт шифасы, техник тернәкләндерү чаралары белән тәэмин итү, яңа торак бирү, йортны яки фатирны төзекләндерү. 2005 елдан Бөек Ватан сугышы ветераннарына һәм хәрби хәрәкәттә булганнаргасоциаль ярдәм чаралары бердәм рәвештә федераль дәрәҗәдә финанслана башлады.

Түләүләр һәм социаль ярдәм

Бу төр категориядәге кешеләргә шәһәр, шәһәр янындагы, халыкара транспортта юл йөрү, элемтә хезмәте өчен айлык акчалата түләү каралган. 2020 елның 1 февраленнән айлык акчалата түләүнең күләме – Бөек Ватан сугышы инвалидларына һәм ветераннарына, балигъ булмаган тоткыннарга (инвалидлык группасы булганда)  – 5 565 сум, Бөек Ватан сугышында катнашучыларга (инвалидлыгы булмаса) – 4 173 сум. «Ленинград камалышындаяшәүче» билгесенә ия өлкәннәр 3 062 сум акча ала. 1941 елның 22 июненнән 1945 елның 3 сентябренә чаклы хәрәкәттәге армия составында саналмаган, шул чордагы хәрби хезмәттә алты айдан да ким булмаганнарга, орден-медаль белән бүләкләнгәннәргә һәм ветераннарның тол хатыннарына 1 670 сум акча бирелә. Бу кешеләргәсоциаль хезмәт җыелмасы да каралган. Ул исәдарулар алу, санаторий-курортта ял итү, дәвалану урынына бару өчен транспорттан бушлай файдалану мөмкинлеге бирә.

Сугыш ветераннарына, концлагерьдагы балигъбулмаган тоткыннарга1000 сум, башка категориядәгеләргә 500әр сумлык өстәмә матди ярдәм күрсәтелә.

Социаль ярдәм чараларының тагын берсе –тораккоммуналь түләүләргә, нормативлар буенча,50 процент ташлама ясала. 2020 елда Россия казнасыннан аның өчен 280 миллион сум акча бүленгән.

Бөек Ватан сугышы инвалидларының сәламәтлекләренә китерелгән зыянны каплау өчен акчалата компенсация ясала. 2020 елда аның күләме беренче группа инвалидларга – 19 267 сум, икенче группадагыларга – 9 633 сум, өченче группадагыларга – 3 853 сум тәшкил итә.

Бөек Ватан сугышы ветераннары протезлар (теш протезыннан кала) протез-ортопедия чаралары белән дә бушлай тәэмин ителергә тиеш.

Бөек Җиңүнең 75 еллыгына акча

Бөек Ватан сугышы ветераннары – 75 мең, тыл хезмәтчәннәре, балигълык яшендәге элеккеге тоткыннар 50 мең сум күләмендә федераль акчага ия булды.

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов кушуы буенча  сугыш ветераннарына, концлагерьларның элеккеге тоткыннарына 25 мең сум, тыл хезмәтчәннәренә, ветераннарның тол хатыннарына 5 мең сум акча тапшырылды.

Торак ярдәме

2008 елдан сугыш ветераннары, Россия Президенты указы буенча, торак белән тәэмин ителә. Программа эшли башлаганнан бирле республикага федераль казнадан 20 миллиард сум акча бүленгән. Ул акчага 19меңнән артык ветеран торак шартларын яхшырта алган. Ветераннарның өенә, фатирына ремонт ясау эше дә дәвам иттерелә. Республика районнары буенча алганда, 2014 елдан башлап, ягъни җиде ел эчендә 1 572 торак төзекләндерелгән. Быел 77 ветеранның торагында шундый эшләр башкарыла.

Ялгызларга аерым игътибар

Ялгыз яшәүче сугыш ветераннарына, инвалидларга, тыл хезмәтчәннәренә өйләренәбарып хезмәт күрсәтелә. Мондый мөмкинлектән ике меңнән артык кеше файдалана. Картлыгында ялгыз калган 97 кеше интернат йортларда, психоневрология интернатларында тәрбияләнә.  Татарстанда быел беренче кварталда гына да, социаль хезмәткәрләр 232 ветеранга өстәмә ярдәм күрсәтә башлаган. Барлык ветераннарның өйләренә барып, ихтыяҗларын белешеп кайтканнар.

Ярдәмгә мохтаҗлар ел саен арта, чөнки ветераннарның балалары да өлкәнәя, аларның үзләренә дә булышырга кирәк, – ди Эльмира Зарипова. – Ярдәмгә мохтаҗлар хакында безгә күршеләре, танышлары да хәбәр итсен иде.

Медицина ярдәме

Татарстанда узган елдан сәламәтлек саклау оешмаларында өлкәннәр өчен гериатрия хезмәте эшли башлады. 27 районда 48 гериатрия кабинеты ачылган. Алар быел һәр районда оештырылачак. Казанда һәм Чаллыда ветераннар госпитальләре хезмәт күрсәтә. Госпитальләрдә ел дәвамында 1,5 меңнән артык кеше дәваланып чыга. Ветеранны дәвалау оешмасына берәр якын кешесе белән салу мөмкинлеге дә каралган. Алар аерым палаталарга урнаштырыла.

Сугыш чорында эвакогоспитальләрдә Татарстаннан 259 медицина хезмәткәре эшләгән. Татарстан Сәламәтлек саклау министры алар өчен бәйрәмгә бүләк әзерләгән.    

«Җиңүнең 75 еллыгы» медале

2020 елда барлык сугыш ветераннары Җиңүнең 75 еллыгы медале белән бүләкләнә. Республикада бүләкләү февраль аенда ук башланып китте. Тик соңгы айларда, коронавирус таралуга бәйлеүзизоляция режимы кертелгәнлектән, бүләкләү тукталып торды. Медальләр ияләренә һичшиксезбарып җитәчәк. Бу көннәрдә район башлыклары да ветераннар янына өйләргә йөри. Алар медаль белән бергә ил Президенты ВладимирПутинның һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның да котлавын тапшыра.

Фәния Арсланова    

Татарстанда  31376 Бөек Ватан сугышы ветераны һәм сугышта һәлак булганнарның, сугыш инвалидларының  тол калган хатыннары яши.

*Мәгълүмат 2020 елның 5 маена  

Бөек Ватан сугышы ветераннарының категорияләре

2015 ел

2020 ел

Сугыш инвалидлары

1148

280

Сугышта катнашучылар

2441

611

Хәрәкәттәге армия составында булмаган хәрби частьларда хезмәт итүчеләр

805

222

Концлагерьларның элеккеге балигъ булмаган тоткыннары

224

155

«Ленинград камалышында яшәүче» билгесе белән бүләкләнүчеләр

239

145

Тыл хезмәтчәннәре

56170

22637

Ветераннарның тол хатыннары һәм тыл хезмәтчәннәре

15812

7326

Барлыгы

76839

31376

Татарстан Республикасыннан фронтка 700 меңгә якын кеше чакырыла.  Шуларның 340 меңе  яу кырында һәлак була яки хәбәрсез югала.

Сугышта күрсәткән батырлыклары өчен 200 мең  татарстанлы  орден һәм медальләр белән бүләкләнә.  Иң югары бүләк – Советлар Союзы Героеның Алтын Йолдызына 226 сугышчы лаек була, 48 кеше Дан орденының тулы кавалеры исемен йөртә.


Фикер өстәү