Коронавирус пандемиясе вакытында авыллардагы ташландык йортлар белән кызыксынучылар арткан

Россия халкы яңа коронавирус инфекциясе таралган бер мәлдә авыллардагы ташландык йортлар белән кызыксына башлаган. Соңгы айда “Яндекс”тан “ташландык авыллар”ны эзләүчеләр 58 меңнән артып киткән, 29 меңләп кеше “ташландык йортлар” белән кызыксынган. Бу хакта “Известия” хәбәр итә.
Шулай ук авыл тормышына багышланган тематик төркемнәрдә дә активлык күзәтелә икән. “Кешеләр үзәктән читтәге өлкәләрдә карап-җыештырып тору бәрабәренә тузган йортларны арендага алып тору мөмкинлеге белән кызыксына. Әмма гади генә юлдан китәргә: хуҗасына әйтеп тормыйча гына ташландык йортка кереп утырырга теләүчеләр дә юк түгел”, – диелә газетадагы язмада.
Мисалга, Тверь өлкәсенең Ржевск районында яшәүчеләр Мәскәү номерлары сугылган машиналарның күпләп кайтуын күрә башлаган. Бу кешеләр ярымҗимерек йортларга кереп, аларга ремонт ясый башлаганнар. Әмма шунысы бар: “ташландык йорт” дигән юридик төшенчә юк. Ягъни йорт беркайчан да хуҗасыз була алмый. Теге яки бу йортның кемнеке икәнлеге турында мәгълүматларны “Росреестр”га мөрәҗәгать итеп ачыкларга мөмкин. Хуҗасыз икән, күчемсез милек барыбер муниципалитет балансында торырга тиеш, ди белгечләр.
Шунысы кызык: Россия Федерациясе Гражданлык кодексының 236 статьясы нигезендә, гражданин яки юридик зат, милек хуҗасы булып тормаса да, 15 ел дәвамында өзлексез рәвештә ачыктан-ачык аны үз милке кебек карап тота икән, әлеге милек хуҗасына әйләнү хокукы ала икән.
Шул ук вакытта газетада үзизоляция чорында ташландык йортлардан үз белдеклеләнеп файдалануның штраф түләүгә китерү ихтималы искәртелә.


Фикер өстәү