Ничек түзгән аның йөрәге?

Зәй районы Яңа Баграж авылында алты улын фронтка озаткан анага һәйкәл куелды 
Сугыш елларында Баграж авыл җирлегеннән 596 кеше фронтка киткән. Шулар арасында Акулина Чернованың да алты улы булган. Бары тик берсенә генә кире әйләнеп кайтырга язган. Анысы да озак яшәмәгән – сугышта алган җәрәхәтләреннән вафат булган.
– Баграж авыл җирлеге Зәй районында фронтка киткән солдатлар саны ягыннан өченче урында тора. Бик азына гына туып үскән җирләренә әйләнеп кайту насыйп була. Шуңа күрә һәр авылда Бөек Ватан сугышына багышланган һәйкәлләр бар. Авыл халкы, шуларга карап, яу кырларында һәлак булган ата-бабаларын искә ала. Заманча яңа һәйкәл урнаштыру турында инде күптәннән хыяллана идек. Ниһаять, Җиңүнең 75 еллыгына Зәй районы җитәкчелеге ярдәмендә моңа ирештек, – ди Баграж авыл җирлеге башлыгы Павел Минеев.
Яңа һәйкәл 7 май көнне Яңа Баграж авылында урнаштырылды. Авылның Тынычлык урамында яшәгән Черновлар гаиләсенең фаҗигале язмышын гәүдәләндерә ул. Хәзер аларның нигезе буш инде, әмма авыл халкы Черновлар гаиләсе турындагы истәлекне саклап, аны яшь буынга тапшырып килә.
Акулина Ивановна Чернова – тугыз бала анасы. Язмыш аны аяусыз сыный. Беренче улы җиде яшендә авырып үлә. Сугыш башлангач, алты улы бер-бер артлы фронтка китә. Бишесе яу кырларында мәңгегә ятып кала. Бары тик төпчек баласына – Александрга гына туып үскән авылына әйләнеп кайтырга насыйп була. Тик гомерле булмый ул – сугышта алган җәрәхәтләре аркасында бик каты авырып, әнисенең күз алдында мәңгегә күзләрен йома.
– Акулина Ивановнаның фотосурәтен күреп, авыр язмышын белеп алуга, булачак композиция шундук күз алдыма килеп басты. Эскәмиядә утыручы ана образы иде бу. Авыл халкы элек кемнедер көткәндә капка төбендәге эскәмиягә чыгып утырган бит. Акулина Ивановнаның да балалары белән эскәмиягә чыгып утырган чаклары күп булгандыр. Уллары фронтка киткәч тә, алардан хат-хәбәр көтеп утыргандыр. Һәйкәлдәге ананың йөз-кыяфәтен мөмкин кадәренчә Акулина Ивановнага охшатып ясарга тырыштым. Охшаттым да шикелле, юкса оныгы аны күреп, үкси-үкси еламас иде… Ана сул кулына фронттан алынган өчпочмаклы хатны кысып тоткан. Кыр почтасы шундый хатлар тараткан бит. Хатта ни язылган – анысын белмибез. Улларыннан хәбәрдер, “похоронка”да булырга мөмкин… Һәрхәлдә, Акулина Ивановнаның йөзе кайгылы. Егылмас өчен уң кулы белән эскәмия кырыена тотынган. Әмма егылмаячак. Улларын көтәчәк ул… Сугыш елларында һәр гаиләдә шулай булган – хатын-кызларны, аналарны фронтка киткән ирләрен, улларын көтеп алу өмете яшәткән… Кыскасы, бу композиция сугыш елларында улларын югалткан аналарның җыелма образы булып тора, – ди Зәй рәссамы-скульптор Фазыл Шиапов.

Айгөл Яруллина

 

Фото: zainsk-inform.ru


Фикер өстәү