«Биографиягезне пычратмагыз, ул  караламага  язылмый, турыдан-туры  акламага  языла»

Әтиебез Закиров Расыйх Закир улы Буа районы (ул чакта  Буденный районы  булган) Янтуган  авылыннан 1943 елның  салкын  кыш башында 17 яше  тулыр-тулмас фронтка алына.  Башта  аны Суслонгер лагерена уку батальонына  җибәрәләр.    Шунда  күргәннәрен  сөйләүдән чәчләрең үрә торырлык. 

«Үзәгеңә үтәрлек зәһәр   суыклары, бураннары  белән килгән кыш  узмас   кебек тоела  иде», – дип сөйләгәне бар  әтинең. Биредәгеләрнең  күбесе әти кебек яшүсмерләр була. Ашарга – ризык, өскә кияргә кием, кулга бияләй юк. Яланаякка кигән таушалып беткән кирза  итекләрне  (ул  булса әле) салганда,  туңып  шешенгән аяк төбеннән кан тамып  торган.  Туңып, бер-берсенә ябышкан  кул  бармаклары  кашык  тота алмаган.  Көн буе  шулай ачлы-туклы, өшеп-туңып, урман кисәләр, ауган агачларны, ябышып каткан кар-бозлары  белән  өстери-өстери  ташып, вагоннарга  төйиләр, каядыр  озаталар.  Көнне-төнне абайламыйча, шулай айлар  үтә. «Моннан  чыгу  юллары булмас, ахры», – дип уйлый идек, дип искә  төшергән иде  әти. Фронт сызыгына  җитә алмыйча, ачлыктан, салкыннан, төрле  авырулардан  үлеп калучылар  бик  күп булган.   Әтиебез дә шуннан киткәндә  10 килога диярлек  ябыккан була. Бу  авырлыкларны ул  әтисе  янында эшләп,  чыныгып үскән авыл  малае  булуы  аркасында  гына  җиңә алгандыр, бәлки.

Әтиебез сугышка Польшаның Висла  елгасы  буенда  керә.  Ул 1323 нче укчылар полкына  (стрелковый полк) эләгә.  Аны  отделение   командиры  итеп  билгелиләр.   Әтиебезнең  беренче  җиңүе   Варшаваны  азат  итүдән башлана.  Хәрби уңышлары  өчен алган  беренче бүләге  дә  аның «За освобождение Варшавы» медале була.  Әтиебезнең үлем белән күзгә-күз очрашкан мизгелләре күп булган. Тик Аллаһы Тәгаләгә якын кеше  булгангамы,  күңеле  артык  чиста  булганмы, безнең  бәхеткәме – аның  янәшәсендә үк  чинап  ярылган  бомбалардан,   шартлаган  снарядлардан,  яныннан ук сызгырып  узган  пулялардан  ул исән кала.  «Шулай  бервакытны, – дип сөйләгән иде ул, – снаряд  тавышлары тынган  арада урман  эчендә ял итеп  алырга  туктадык. Кем җиргә  яткан, кем агачка сөялгән, һәркайсы  үз хыялына чумган  мизгел.  Мондый   мизгелләр  бик сирәк  була. Андый  вакытларда үлем турында  уйламыйсың, ничек булса да, Җиңүне тизрәк  якынайтып, сугыш  беткәннән соң, туган  якларга  кайтып, тыныч тормышта  ниләр  эшлисең  турында  хыялланасың».  Монда   арбага  җигелгән   ат та  була.  Берничә  кеше  шул   арбага утырган, безнең  әти дә – шулар арасында.  Әтием  балачактан  ук бик  хәрәкәтчән була,  тик кенә  утырырга  яратмаган. Монда да, әзрәк  утыргач,  уйларыннан  арынып, тиз генә  сикереп тора да, разведка ясап килим әле,  дип кузгала.  Әмма әтием ерак  та  китеп  өлгерми, каяндыр, уйламаган  җирдән урманны  яңгыратып шартлаган  снаряд  тавышыннан сискәнеп, артына әйләнеп   караса,  җигүле  ат та егылган, арбада  утырган сугышчылар да  тынсыз  калган. Әтиебез   исән.    Гаҗәп хәл бит бу.   Ул  мәктәптә укыганда немец телен әйбәт өйрәнгән,  шуңа күрә  аны  еш кына    разведкага   җибәрә  торган  булганнар. Шулай  беркөнне әти  штабка  ашыгыч  рәвештә «Секретное  донесение» илтеп  тапшырырга  һәм аннан җавап алып  кайтырга тиеш  була.  Вакыт бик  кысан, ә юл  әйләнгеч. Әти кыска, әмма хәтәррәк юлны  сайлый.  Бик сак булса да, кайту  юлында  дошман снайперының  күз угына  эләгә.  Башны  калкыта  торган  түгел, баш очыннан берсе артыннан берсе  снайпер пулялары  оча.   Шулай шуыша-шуыша кайтып  кергәч, полк командиры шакката. Шаккатарлык та шул, снайпер кулыннан  очкан  пулялардан исән калуы  – бер хәл,  бүләккә тагын «тел» дә өстерәп  кайткан була.  Әтине шул  кыюлыгы, батырлыгы өчен ул чакта «За отвагу» медале белән бүләкләгәннәр.

Әтиебез яратып  сөйли торган  хатирәләрнең тагын  берсе  искә  төшә.  Эльба  елгасы  ярында  Америка солдатлары  белән  очрашкан күңелле  мизгелләр ул.  Ул  аны  бик  җылы  итеп  искә  төшерә  иде.   Ул  чакта  алар  иң якын  туганнары белән  очрашкан кебек, бер-берсе  белән  кочаклашып  күрешәләр, телләрен  аңлашмасалар да, уйлар-теләкләрнең бер  булуын  яхшы   аңлыйлар, бүләкләр алмашалар. Безнекеләр – гәзит кисәгенә төрелгән тәмәке, ә тегеләре, истәлек  өчен дип,  сигаралар бүләк  итәләр.

Ут эчендә  калган авылларның, шәһәрләрнең  берсе  артыннан берсен  фашистлардан  азат итә-итә, әтиебез  шулай  җәяүләп, Берлинның  үзенә  кадәр барып  җитә. Рейхстаг стенасында  үзенен исемен калдыру  бәхетенә дә ирешә.  Күрсәткән кыюлыклары өчен ул Бөек Ватан  сугышы ордены, «За победу  над  Германией» (1945 ел, 5 май), «За взятие Берлина» (1945 ел, 6 июнь) медальләре  һәм башка медальләр  белән  бүләкләнә.

Сугыштан  соң да  әтиебез тиз генә  әйләнеп кайтмый  әле, ул  тагын  биш ел  армия  хезмәтендә  була.  Немец телен белгәнгәдер  инде  аны  Германиянең  Кельн шәһәрендәге хәрби частьта калдыралар. Әти  сөйләгән шундагы бер вакыйга  шулай  ук  истә калган.  Шул часть тирәсендә булган бу хәл. Әти татарча  сөйләшкән тавышлар ишетеп ала. Боларның  яннарына килеп: «Егетләр сез кайдан, ничек монда  килеп  чыктыгыз?» – дип сораулар  бирә.  Шуларның  берсе: «Мин тумышым белән Татариядән, Буа (Буденный) районыннан», – ди. Әтинең йөрәге ешрак тибә башлый, кайдан, нинди авылдан, дип ашыга-ашыга  сорый ул.   Ә тегесе Янтуганнан икәнен әйтә. Ул кеше олырак яшьтә, әтиләр күршесенең  туганы булып  чыга, әмма  сугышка кадәр Мәскәүдә яшәгән, шуннан  фронтка  алынган  була. Тоткында  булган. Ул  чакта  андый  кешеләрдән ераграк торуың хәерлерәк  саналган. Әмма  әти, киресенчә, аларны ашата, авыл  кешесенең өстенә шинель кидерә һәм кулына бер  төргәк фотокәгазь тоттыра, бу  сине ачлыктан  коткарып калыр, ди.  Соңыннан,  дистә еллардан  соң, кулына аклану  документы  алгач, ул  абзый  үзенең  улы  белән кайтып, әтигә кереп, олы  рәхмәтләрен җиткерә. «Менә, улым, ачлык  тырнагыннан алып калган, миңа  иң авыр  вакытта ярдәм  кулын  сузган   кеше – шушы инде ул», – ди.  Менә шундый ярдәмчел дә, кирәк  чакта, кыю да  булган  безнең әтиебез.  

Ә туган  авылы Янтуганга әти  1950  ел  азагында  гына  әйләнеп кайта. Әтисенең – Закир бабайның вафатына  өлгерә алмый, өйдә толлык хөкем сөрә,  әнисе  үлем түшәгендә  ята.  Тормыш  терәге  булган  ирен җирләгәннән һәм безнең әтиебезгә кадәр үк әле фронтка озаткан  улының сугышта  һәлак  булуы  турында   хәбәр алганнан соң, Әсма әбиебез бөтенләй  хәлсезләнә. Тик  шулай  да, ничә  еллар  буе керфек очларыннан  яше  кипмәгән, бертуктамый догаларын укып, икенче улы белән очрашуга  өметен, ышанычын югалтмаган газиз Ананың иң зур  теләге гомеренең  соңгы минутларында булса да тормышка аша.  Ул, башын  түшәктән күтәреп, әтиемне хәлсез куллары  белән   күкрәгенә  кысып: «Улым, күз нурым,  рәхмәт сиңа, йөзебезгә тап  төшермәдең, инде  хәзер тыныч күңел белән  китәм, атаң  эшен дәвам ит, нигезебезне ятим  итмә, атаңның  әйтер сүзләре  дә шул  иде», – дип,  бәхилләшеп өлгерә. Әтием  әнисенең  бу  сүзләрен  әманәт итеп  күңеленә сеңдереп  куя.

Шул  көннән  ул  гомерлеккә  үз иңнәренә  крестьян   хезмәтенең  авырлыгын  күтәрергә  карар  кыла.  Колхоз җирләре  сугыш  елларындагы  ятимлектән, хәлсезлектән  арынып җитмәгән чак.  Бөтен  тирә-юнь, туган  туфрак  яңартуны,  көч-куәт куюны сорый. Әтиебез  урман саклау  станциясендә   урманчы  булып  эшли  башлый.   Шул чорда     авылның  иң  чибәр кызы – әниебез  Миңнур  белән  тормыш  корып  җибәрәләр. Хәзер инде  хыяллар да  ишәя, планнар  да  арта.  Әтиебез  урманчылыктан  кырчылыкка күчә. Ул  бригадир була.  Берсе артыннан берсе  биш  бала   туа. Тормыш  түгәрәкләнә. Әмма мәшәкатьләр арта.  Безнең  хәтердә  калганча,    ул  көн-төн  эштә булды.  Чәчү барышында, җәй  көннәрендә, уңыш  җыйганда, без  әтине өйдә бик  сирәк  күрә идек. Кояш  белән чыгып  китә  иде, төн уртасында  гына  кайта  иде,  көндезләрен кайчакта без  аның  белән  чөгендер  басуында  гына  күрешә  идек.

Ул чакларда  йорт эшләре, балалар  тәрбияләү  әниебез  өстендә  булды.  Әти ул  яктан  тыныч иде.  Әниебез  сугыш чорында  11   яшьтән үк кыр эшләрендә эшләгән. Әтисе сугышның  беренче  көннәреннән  үк  фронтка  китеп,  озак та  үтми аның  һәлак  булу хәбәре килә.  Гаиләдә 7 бала  ятим кала, әни икенче бала  була. Иң кечкенәсе әтисе сугышка китәр алдыннан  туып  кала.  Тыл хезмәтенең  авырлыгын, дәһшәтле  сугыш  ачысын  әниебез  дә бөтен  барлыгы белән татыган. Кырда  салам да  җыйган, уракка да  йөргән,  карлы-бозлы  кыр өстеннән туңган  бәрәңге  дә  җыйган, торфка, окоп казырга да  йөргән – барысы  да  булган.    Сугыш  аны  шулай  чыныктыра. Тормыш  ничек авыр булса да,  әнием дә белем алырга  омтылган.  Сугыштан  соң ул  Батыр  районында педагогия  училищесында  укыган.  Аннары әти белән кушылганнан соң әниебез озак еллар хисапчы  булып  эшләде,  ә без  үсә  башлагач, күбрәк балалар янында  булырга   кирәк  дип,   әни  ул  эштән китәргә була. Өйдә генә утырмады, әлбәттә, гомер буе  колхоз эшендә булды, гектарлап бүленгән чөгендер кырыннан алган  уңышлары    өчен  берничә  мәртәбә кыйммәтле  бүләкләр белән бүләкләнде ул. «Хезмәт ветераны»  исеменә лаек булды.

Әтиебез  вафатыннан  соң, аның  орден-медальләре  тагылган, 9 Май  көнне бәйрәмгә кия  торган   костюм кесәсеннән саргайган, таушалган, әмма таслап төрелгән   дога  табып  алган  идек.  Аны,  фронтка киткәндә, әтиемә әнисе  язып  биргән булган. Ул аны  сугышта  да  күкрәк  кесәсендә йөрткән,  сугыштан  соң да  аннан  аерылмаган. Бәлки, газиз әнкәсенең  шул  догасы әтиебезне  дошман  уты  эченнән  саклап  калгандыр да.

Әти әйтә торган  иде: «Биографиягезне пычратмагыз, ул  караламага  язылмый, турыдан-туры  акламага  языла», – дип.  Ул  сүзләр безнең  өчен  маяк  булды. Бүген әти-әниебезнең затлы  нәсел җепләрен  аларның  10 оныгы  һәм 13 оныкчыклары  да  аларга  лаеклы  булып  озынайталар.

Миңнеруй Кәримова 

 


Фикер өстәү