Туй узсын, кесә тузмасын. Кавышу бәйрәмен үткәрү ничә сумга төшә?

Алып баручыларның, кафе-ресторан хуҗаларының, фотограф-видеографларның иң яраткан чоры – туй сезоны җитә. Сер түгел: күпчелек гаилә бәйрәмен көннәр җылы, табигать матур чакка кичектереп тора. Туйның чыгымы исә бәйрәмгә кадәр үк башлана. Хәзер туйны ничек уздыралар? Лимузинлы, ак күгәрченле, мәхәббәт йозагы ачкычларын суга ташлый торган традициясе булган мәҗлесләр актуальме? Чорына күрә туй кәефе үзгәрәме? «ВТ» өйләнү хакын белеште.

Барысы да мөһим

Казан кызы Аделина Гобәйдуллина 2021 елның августында кияүгә чыга. Туй көненә ярты ел алдан әзерләнә башлыйлар. Классик-романтик мәхәббәт тантанасы оештыра алар. Мәҗлес өчен «Ривьера» комплексын сайлыйлар. Гаилә бәйрәмен 700–800 мең сумга үткәрәләр. Мөмкин булганча, акчаны янга калдырырга тырыштык, ди кичәге кәләш. Туй оештырганда нәрсәләргә игътибар итәргә дип сораштык аннан.

– Иң мөһиме – ресторанга вакытында бронь салу иде. Аннан инде – фотограф. Минемчә, фотографка акча жәлләргә һич ярамый. Аның иҗади эшләрен карап чыгарга кирәк. 100 процент ошатсагыз гына шул фотографны чакырыгыз. Соңыннан фотосурәтләргә карап аптырарлык булмасын. Видеограф та бик мөһим. Әмма хәзерге көндә, минемчә, кыска гына видеоролик монтажлауны һәркем булдыра. Күпләр хәтта телефонга гына да төшерә. Мәҗлесне алып баручы кешегә дә акча жәлләргә кирәкми. Социаль челтәрләргә ышанмадык, бу очракта шәхсән үзебез белгән кешеләрнең киңәшләренә колак салдык, – дип сөйләде Аделина. – Туй мәҗлесендә декорацияләргә дә игътибар бирергә кирәк. Декораторлар белән шәхсән очрашырга, эскизлар сызарга, теләкләрне җиткерергә. Декор өчен шактый акча чыгарып салырга әзер булыгыз. Безнең туйда, мәсәлән, бизәлеш буларак та чын чәчәкләр кулланылды. Ә андый декорация бик кыйммәткә чыга. Туйда ут куючының эше дә бик әһәмиятле. Ул антураж тудыра! Кыскасы, туйда һәр вак нәрсә өчен дә түләргә әзер булырга кирәк. Туй мохите әнә шулардан җыела да инде.

Аделинаның туенда кунаклар өчен бүләкләр дә каралган. «Махсус рәссам чакырдык. Тантана башланыр алдыннан, ул кунакларның сурәтләрен ясады. Моннан тыш, аш-су менюсын өстәлләргә куйдык. Һәрбер кунак ризыклар белән таныша торсын, составын өйрәнсен өчен кирәк дип таптык моны», – ди әңгәмәдәш.

Туй көнендә, билгеле, кызлар кабатланмас һәм иң гүзәл кәләш булу турында хыяллана. Моның өчен матур күлмәк кирәк. Аделина аны шулай ук ярты ел алдан эзли башлаган икән. «Эзләнүләремнең беренче көнендә үк таптым мин аны. Берне генә дә түгел, икене! Кызларга да киңәшем шул: төрле бәягә һәм төрле рәвештәге күлмәкләр тәкъдим иткән салонга барсыннар иде», – диде ул.

Классик туй кызык түгел?!

Нәҗип Җиһанов исемендәге консерватория студенты Гөлназ Гарифуллина классик туйдан читләшергә булган. Ире белән гаилә бәйрәмен коттедж арендалап үткәрергә җыеналар. Мәҗлес җәйнең бер матур кичендә үтәчәк дип ниятлиләр.

– Яшьләрчә, кәттә мәҗлес оештырырга теләдек. Теркәлү тантанасы тар даирәдә – гаилә, якыннар янәшәсендә генә узачак. Икенче көнне исә «туй кичәсе» көтелә. Анда 35 яшькә кадәр туганнар һәм дус-ишләр булачак. Әби-бабай, әти-әниләр, апа-абыйларсыз! Берәү дә оялмасын, чын күңелдән ял итсен, дип теләдек. Шуңа күрә туй коттеджда узачак, – ди әңгәмәдәш.

Йортның зурын, барлык уңайлыклары булганын эзлиләр. Куна калырга теләк белдерүчеләр булса, аларга да урын булачак икән. Коттедж хуҗасы белән килешү төзегәннәр инде.

– Коттедж булгач, банкет өлешен кейтеринг хезмәтенә тапшырабыз. Алар белән дә килешү төзеп куйдык инде, – ди Гөлназ. – Туй күлмәге дигәннән, баштан ук, купшы итеп киенмибез, дип килешкән идек. Тик… Кызык өчен генә туй күлмәкләре салонына кергән идек, кием-салымнар сатып алып чыктык. Әмма без аны язылышу вакытында гына киячәкбез. Коттедждагы мәҗлестә иркенрәк киемнән булачакбыз.

Фотограф, видеограф хезмәтен таныш-белешләре күрсәтәчәк икән. Коттедждагы чарага исә аларны яллап торуны кирәк дип тапмаганнар. Яшьләрнең телефоннары яхшы бит хәзер.

– Чакыру кәгазьләрен видео рәвешендә ясадык. Бик матур килеп чыкты! Туйның төсен, кайда узасын – барлык нечкәлекләрен дә күрсәттек. Фотозона да таптык. «Авито» ярдәмгә килде. Тамада белән дә килештек. Гомумән, төп эшләрне башкардык бугай инде. Туйга ярты ел алдан әзерләнә башлаган идек. Әле менә визажист, кондитер табасы калды. Сүз дә юк, дулкынлану бар. Әмма борчылудан битәр күбрәк куанасың икән. Бу – рәхәт  мәшәкатьләр, – ди кәләш.

«Иң рәхәте – аек кунак белән эшләү»

Алып баручы Рамил Шәрәфиев мәҗлесләр үткәрү өлкәсендә 2014 елдан бирле эшли. Туйларның төрлесен күргән кеше.

– Шундый бер гадәтем бар: ноутбукта һәрбер алып барган туйны теркәп бара башладым. Нинди уеннар үткәргәнмен, нинди кызык-мызыклар булган. Ел саен 70–80 мәҗлес килеп чыга икән, – ди Рамил.  – Якынча 600ләп мәҗлес алып барганмын. Әле бу теркәлгәннәре генә. Шулардан чыгып яшьләрнең нәрсәгә игътибар итүен чамалый алам.

Рамил әйтүенчә, яшьләрнең күбесе мәҗлес узасы залга, аның матурлыгына игътибар итә. Залның популярлыгы роль уйный, ди тамада. Артистлар чакыру, алып баручылар да мөһим. «Сарафан радиосы» әле дә эшли дигән фикердә ул. Хәзер инде фотограф-видеографларның да иң популярларын эзлиләр.

Рамил Шәрәфиев әйтүенчә, өйдә уза торган мәҗлесләрне дә сафтан төшереп калдырырга ярамый. Алар булган, бар һәм булачак.

– Мондый бәйрәмнәрне кафе-рестораннарда уза торганнар «каплый». Алар күренми генә. Үзенә күрә бер романтикасы бар аның, – ди ул. – Миңа да еш кына андый тәкъдимнәр килә. Әмма андый заказларны алмыйбыз шул. Өйгә банкет залындагы тулы бәяне куя алмыйбыз. Аннан, өйдә уза торган мәҗлесләрдә безгә әллә ни эш калмый.

Рамил Шәрәфиев сүзләренчә, хәзер яшь парлар купшылык артыннан кумый. «Хәләл индустриягә күчкәч, шуны аңладым: күпләр никах кына үткәрә яисә никах туйлары ясый. Тренд кына түгел бу. Кешенең акылы, фикере үзгәрә. Хәмер ягыннан карыйк: беренчедән, дин буенча – тыелган гамәл, икенчедән, туйга дип хәмер эчемлекләрен күп итеп алалар, әмма аны ул кадәр күпләп кулланучы булмый. Күбесе рульдә килә, кемнеңдер эшкә барасы бар. Аек тамашачы белән эшләү – иң рәхәте. Алар син сөйләгәнне анализлый белә».

Рамил Шәрәфиев туй итәргә җыенучыларга киңәшләрен дә бирде:

– Әти-әни белән киңәшләшергә кирәк, әлбәттә. Әмма туйны сез, иң элек, үзегез өчен ясыйсыз. Алайса кайбер вакытта «әтиләр болай иткән, әниләр болай» диләр. Аларның туйлары узган. Безнең дә үзебезнең туйга үз өлешебезне кертәсе килә, дип әйтә белергә кирәк. Әти-әни сүзен колакка эләргә, әмма үзегезнең теләкләрне дә исәпкә алырга кирәк.

«Асылы югала»

Инструменталист, тамада Илмир Ямалов мәҗлесләр алып бару өлкәсендә – 12 ел. «Кунаклар – иң мөһим кешеләр» дигән шигарь белән эшли ул.  Туйларны күп күргәч, чагыштырырлыгы да бар, димәк.

– Кызганыч, хәзер яшьләрнең күбесе шоу-программага, туй асылын җуеп, концертка күбрәк басым ясый. Алып баручы да – халык белән эшләүче түгел, концерт номерларын игълан итүчегә әйләнеп кала, – ди Илмир. – Юбилей, корпортивтан аерылсын өчен, программага туй элементлары кертергә тырышалар. Әйтик, парларны ансамбль каршы ала, бал-май каптыру күренеше, күчмә язылышу һәм башкасы. Яшьләр хәзер йә алданрак, йә туйдан соң да язылыша. «Әче» дип кычкыру, үбештерү юк, кунакларга сүз бирү юк, әти-әни, туганнар котлый. Фотосессия вакытында кунаклардан конверт җыеп алсалар, шул җиткән. Без уздырган 70–80 процент туйларда шулай.

Туйлар европалаша, ди алып баручы. Билгеле булганча, анда туйлар фуршет рәвешендә бара, кияү белән кәләш рәхмәт сүзе әйтә, ата-аналар котлавы була.

– Бездә дә шулай эшләргә тырышалар. Туй заманасына күрә үзгәрә. Һәрбер алып баручының – үз эшләү стиле, әмма мин яшьләргә туйның асылын тәшкил иткән кайбер нәрсәләрне калдырырга киңәш итәм. Шул ук йолаларны. Миңа, фольклорчы буларак, моны аңлату җиңел. Ул йолаларны бик кызык итеп эшләргә була. Милли дә, заманча да эшләсәк, яшьләргә дә ярыйсың, традицияләр дә югалмый, – ди Илмир Ямалов.

Урыны-урыны белән туй мәҗлесләре аерыла, ди ул.

– Казанда бөтенләй башка төрле туйлар. Татарстан районнарында әле азмы-күпме йолалар саклана. Ә төбәкләрне  әйткән дә юк, – дип сөйләде Илмир. – Ульян, Пенза, Башкортстан, Самара якларына күп йөрибез. «Килен кулъяулыгы сату», такмаклар җырлаулар, подноста килен биетү – менә шундый йолалар сакланган анда. Яңалык  ул – күптән онытылган искелек. Аларны торгызып эшләү бик кызык.

Акчаны ничек тотарга?

Финанс белгече Ләйсән Халиковадан, туй мәҗлесенә әзерләнгәндә акчаны ничек артык сарыф итмәскә, дип сораштык.

– Туй чыгымнары – нигезсезрәк чыгымнар. Туйдан соң да тормыш бар бит әле: машина, ремонт, ял итү теләге. Никахны зурлап, туйны тыйнаграк итеп үткәрергә мөмкин.

– ЗАГСтан соң иң якын дус-ишләр белән кафеда утырырга мөмкин. Зурлап туй уздырып, хәзер кешене шаккатырып булмый. Кеше шаккатырам дип үткәргән туй – зур хата.

– Чыгымнарны киметәм дисәң, сатып аласы әйберләрне арендага алып торырга мөмкин. Хәзер фотограф-видеографсыз да сыйфатлы фото-видеолар ясарга була, замана телефоннары яхшы. Хәзер гаеп итү дигән нәрсә бик юк, шуңа күрә 100 кунак урынына иң якын кешеләрне генә чакырырга да була.

 

Туй чыгымнары (уртача бәяләр, сум)

Кәләшне киендерү – 45 мең

Кияүне киендерү – 20 мең

Визажист – 5 меңнән башлана

Фотограф – 20 меңнән башлана / 4 мең сумнан башлана (1 сәгате)

Видеограф – 20 меңнән башлана

Кафе-ресторанда кеше башына  меню бәясе – 2500дән башлана

Фотозона – 5 меңнән башлана

Туй машинасы – 5 меңнән башлана (бер тәүлеккә)

Туй торты – 900 сум/кг члеге, бизәлешенә карап бәя арта)

Пар балдаклар – 10 меңнән башлана (берсе)

Кәләш букеты – 3 меңнән башлана

 

Казан халкының якынча 4,1 проценты 2023 елда туй планлаштыра. Ил күләмендә бу күрсәткеч уртача 4,6 процент тәшкил итә. Чагыштыру өчен: Махачкалада (5,5%, Пенза һәм Рязаньда (5 һәм 4% ), Воронеж, Омск, Оренбург, Ростов-Дон, Тольятти (5әр%), Ульяновскида (2%), Мәскәү һәм Санкт-Петербургта бу күрсәткеч 4 процентны тәшкил иткән. Туй мәҗлесе турында иң аз хыялланучылар Ижевск, Уфа һәм Хабаровск (3,9%), шулай ук Владивосток (3,5%) шәһәрләрендә икән.

Тантанага россиялеләр уртача 255 мең сум акча сарыф итәргә җыена. Казанда исә – 223 мең сум.

Чулпан Гарифуллина

 

 

Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat


Фикер өстәү