Кичә кич Балык Бистәсе районында авария булган.
«Татар-информ»га шаһитлар сөйләвенчә, авария Степановка авылы янында килеп чыккан. Квадрацикл йөртүче идарәне югалта һәм баганага бәрелә.
Шаһитлары сүзләренчә, авария нәтиҗәсендә ир-ат һәлак булган. Аның янында булган хатынны ашыгыч ярдәм
алып киткән.
Фаҗиганың сәбәпләре ачыклана.