Югары Осланда ике бала утырган квадроцикл сарайга бәрелгән

Кичә кичке сәгать биш тирәсендә Татарстанның Югары Ослан районы Ключищи авылында юл һәлакәтендә бер бала үлгән, өч кеше имгәнгән.

Шаһитлар хәбәр иткәнчә, квадроцикл йөртүче хатын-кыз кырда авыллар арасындагы юлдан барган. Бер мизгелдә ул идарәсен югалткан һәм зур тизлектә килгән килеш сарайга барып бәрелгән.

Шаһитлар сүзләренчә, юл-транспорт һәлакәтендә 11 яшьлек бала үлгән. Ике яшьлек кыз баланы төрле имгәнүләр белән хастаханәгә китергәннәр.

Квадроцикл белән идарә иткән хатын-кыз һәм тагын бер пассажир кыз имгәнгән, әмма алар хастаханәгә барудан баш тарткан.


Фикер өстәү