Татарстанда юл һәлакәте: мотоцикл йөртүче вафат

Татарстанда 49 яшьлек исерек шофер зур тизлектә каршы як полосага чыгып байкерны бәрдерә. Мотоцикл йөртүче вафат була. 

«Пәнҗешәмбе, 8 августта,  «Мазда» автомобилен йөртүче 49 яшьлек, исерек килеш руль артына утырган, тизлекне сакламаган һәм каршы як полосага чыгып, 45 яшьлек ир-ат утырган «Ява » мотоциклына бәрелгән»,-дип хәбәр итәләр эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә.

Юл-транспорт һәлакәте нәтиҗәсендә мотоциклчы күпләгән имгәнүләр алган һәм вакыйга урынында вафат булган. Авария сәбәпчесен хастаханәгә китергәннәр.

Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, машина йөртүче узган елның октябрендә 18 айга машина йөртү хокукыннан мәхрүм ителгән булган.


Фикер өстәү