2 майда Казан Кремле музейларына керү бушлай булачак

2 майда ТР башкаласында яшәүчеләр һәм кунаклары Казан Кремле музейларына бушлай керә алачак. Кунакларны сеанслар буенча кабул итәчәкләр. Бу хакта музейның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бу көнне «Эрмитаж-Казан» үзәгенә, Татарстанның табигый тарих музеена, Туп сарае музеена, Татар халкы һәм Татарстан Республикасы дәүләтчелеге тарихы музеена, Благовещенск соборы тарихы музеена, «Манеж» күргәзмә залына, Гавами урыннарның күргәзмә залларына керү ирекле булачак.

Музейга керү өчен сайтта яки учреждение кассасында бушлай билет алырга кирәк. Экспозициягә керү билетта күрсәтелгән вакыт буенча башкарылачак, дип хәбәр итә музей-тыюлыкның матбугат хезмәте.

Исегезгә төшерәбез, күптән түгел «Хәзинә» галереясы күргәзмәләргә ирекле керү мөмкинлеген ачкан иде. Акция 1 майга кадәр дәвам итәчәк. Галереяда Баки Урманче әсәрләре күрсәтелә, шулай ук берничә күргәзмә эшли.

 


Фикер өстәү