«Күктә ниләр булмас дисең – очсыз-кырыйсыз күк бит ул!» Фәкыйрегезгә генә түгел, күпләргә бик тә кызыклы булган, тик, ни кызганыч, ул өлкәдәге белемнәребез шактый сай калып килгән бер юнәлеш бар. Ул да булса меңәрләгән йолдызларны, галактикаларны үзенә сыйдырган коточкыч зур киңлек – галәм һәм аның төзелеше турындагы фән – астрономия. Галәм масштабыннан караганда, үзебезнең ни дәрәҗәдә вак тереклек ияләре, вак мәнфәгатьләр, вак эшләр майтаручылар булуыбыз хакында сөйләшү теләге нәкъ менә бүген, Халыкара астрономия көне сәбәпле туды. Тукай әйткән шул «очсыз-кырыйсыз»лыкка бераз гына кагылып китәсе килгән иде.
Ул өлкәгә керүгә, берсеннән-берсе катлаулы сораулар туа. Җир шары дип аталган сфера өслегендә тереклек итүче, үзен зиһенле санаган җан иясенең яшәешеннән «галәм» дигән ул чиксезлеккә нинди дә булса кирәклек бармы? Галәм күзлегеннән караганда без – кемнәр? Кая барабыз? «Ноmo sapiens» – эволюция җимешеме, әллә аның ялгышымы? Бәлки кемнәрдер безне бары үз кирәклеге өчен генә асрап, үрчетеп ятадыр?..
Башта алда әйтелгән чиксезлекне, аңларга авыр булган зурлыкларны күз алдына китерергә тырышыйк. Һәммәбез дә, ком бөртегенең кечкенәлеген чамалаган кебек, Сахара дигән чүлнең дә җирдә иң зур комлык икәнен белә. Шул җәһәттән, әгәр дә: «Без яшәгән планета – галәм дип аталган алагаем чүлдә кечкенә бер ком бөртеге», – дисәк, ихтимал, ялгышырбыз. Кояшны, кояш системасын ком бөртегенә тиңләсәк тә бик үк дөрес булмас. Ә менә аркылысы 100 мең яктылык елы (яктылык нурының 100 мең елда нинди ара үткәнен күз алдына китерү дә авыр) саналган, Киек каз юлы дип аталган галактикабыз галәм чиксезлегендә шундыйрак үлчәмдә дип белдерсәк, аны ком бөртегенә чыгарсак, хакыйкатькә күпмедер якын килербез кебек. Галәм – гади кешене әйткән дә юк, галимнәр дә шактый аз белгән, адәми зат беркайчан да төшенеп бетә алмаячак биниһая зур дөнья ул. Ул – Бөек билгесезлек. Ул – чиксезлек.
Сүз уңаеннан шунысын да билгелик: дөнья дигәннән, аның әле тагын безне гаҗизлектә, чикләнгән гыйлемдә тоткан кечесе дә бар. Мәсәлән, шул ук вируслар дөньясы. Кем, кайсы галим бүген кистереп: «Вируслар – соңгы чик, аларның үз микроорганизмнары, үз вируслары юк», дип әйтә ала? Беркем дә әйтә алмый. Бу факт тагын да бер нәрсәне – без яшәгән чынбарлыкның масштаб күчәре буенча алганда да чикләре булмаганлыкны аңлата. «Зур», «кечкенә» дигән бәяләр барысы да чагыштырмача.
Сүз зур дөнья, бөек чиксезлек – галәм хакында иде бит әле. Кеше затының, бер караганда, анда эше дә юк кебек. Галәм хакындагы белем, әйткәнебезчә, минималь. Җирдәге көч, гайрәт, ресурслар күбрәк башка якка юнәлтелгән. Күз алдына китерик: кемдер – үтә кодрәтле җан һәм гакыл иясе, Кояш системасын микроскоп пыяласына куя да карый, өйрәнә башлый. Күрә: тугыз планетаның берсендә ниндидер вак биологик төр яшәп, үрчеп ята. Өйрәнә торгач, ул шуны да күрә: биологик затларның ике аякта йөри торганнары шәһәрләр төзегәннәр, транспорт чаралары булдырып, аларны үз хаҗәтләрендә файдаланырга өйрәнгәннәр. Хәтта очкычлар ясый, аларда оча да беләләр. Тик чү, монысы нәрсә? Алар үзләре төзегән шәһәрләрне үзләре үк җимерәләр түгелме? Ул гынамы, үзләре үк тудырган төрледән-төрле җайланмалар ярдәмендә, үз ишләрен юк итәргә дә һәвәсләнгән ич болар. Үзара тукмашмаганда да яшәгән тирәлекләрен туктаусыз пычратырга хирысланганнар… Кыек юлга баскан нинди дивана, нинди сансыз цивилизация соң бу? Боларның яшәвендә, җан асравында нинди мәгънә? Бәлки «дихлофос» сибәсе дә барысын да тончыктырасыдыр? Тик ул чакта җан ияләренең дүрт аякта йөргән зыянсызлары – фауна, меңәрләгән төр үсемлек – флора да юкка чыгачак. Ярар, әлегә исән торсыннар. Ихтимал, болай кылансалар, озак яши алмаслар – үз башларына ашкынулары, мордарлыкка юл тотканнары күренеп тора… Югары акыл иясе, микроскобын читкәрәк куеп, шулайрак фикер йөртер иде кебек.
Югары акыл, аның ияләре, дигәннән. Нәкъ шулар Җир дигән резервациягә кеше затын урнаштырып, биредә безне үрчетә һәм ниндидер үзләренә кирәкле тәҗрибәләр алып бара, дигән фараз кайбер галимнәр арасында электән яши. Имеш, ул артык акыллылар, адәми заттан без белмәгән ниндидер энергетиканы да алып, ягъни безләрне «савып» та тора. Булырга мөмкин. Файда китермәгәч, без аларга ни пычагыма. Шуны да искәртәсе килә: акыл, дибез икән, ул кешедәге кебек биологик кимәлдә генә булырга тиеш димәгән. Ник әле ул плазма рәвешендә, яисә электромагнитик кыр, дулкыннар формасында була алмый? Ала. Материянең, шул исәптән аңның да форма-рәвешләре, без аны күз алдына бик китерә алмасак та, төрледән-төрле булырга мөмкин бит. Кеше затының танып белү мөмкинлеге бик чикле, без андый югары аң, андый материяләр хакында башыбызга да китермибез. Кая ул китерү, ВЦИОМ үткәргән сораштыруларда, югары технологияләр, дип шапырынган заманда да халыкның 35 процентының, Урта гасырлардагыча фикер йөртеп, Кояш Җир тирәли әйләнеп йөри, дип санавын бер язган идек инде. Менә ул – безләрдәге аң-гыйлем дәрәҗәсе!
Үзебездәге шундый гыйлем белән без әле тагын: «Галактикалар күп икән, кайдадыр тагын акыллы технологик цивилизация яшәргә, ерак йолдызлыклардан очып килеп, безнең белән элемтәгә керергә тиеш», – дип уйлыйбыз. Тик менә галактикалар арасын ике авыл арасы кебек кенә күргәннәргә бездәге «акыл» белән без нигә? Карап торуга әнә бал кортлары да – цивилизация. Бер караганда акылсыз да түгел кебек үзләре – эш, вазыйфалар бүленгән, кайсы юнәлештә, нинди ераклыкта нектар барын да бер-берсенә җиткерә беләләр хәтта. Тик кеше алар белән ниндидер элемтәгә керү, контакт булдыру турында уйламый бит. Без кортлардан файдаланабыз гына. Акыл ягыннан бездән өстен цивилизациягә без ни хаҗәтемә? Ә зиһендә ерак китә алмаганнар, ихтимал, нәкъ безнең кебек, кайдадыр үзара тукмашып ятадыр. Кая аларга бер галактикадан икенчесенә барып җитү. Башка «важный» эшләр булганда…
Чиксезлек һәм чикләнгән аң. Чикләнгән, җитлекмәгән акыл ул дөньяны, шул исәптән галәмне танып-белүдәге җитешсезлек кенә түгел, шул ук үзара ызгышып ятулар, сансызлык, башкасы да. Адәми заттагы геномны төзәтми торып, без ул затсызлыклардан котыла алмаячакбыз. Кем аны төзәтергә тиеш – «хуҗалар»мы, әллә үзебезме? Сорау әлегә ачык кала.
Наил Шәрифуллин
Фото: fb.ru
Телеграмда безнең каналга кушылыгыз: https://t.me/vatantat