12 апрель – Космонавтика көне. Очсыз-кырыйсыз күк бит ул…

Галимнәр бертуктаусыз тикшеренүләр алып барса да, космонавтларның саны айлап түгел, көнләп артып торса да, галәм кешелек дөньясын гаҗәпләндерүдән туктамый. Йолдызлы зәңгәр күк борын заманнан сәяхәтчеләр өчен компас ролен үтәгән. Бөек Тукаебыз да: «…күктә ни булмас дисең, очсыз-кырыйсыз күк бит ул», – дип юкка гына язмагандыр. Узган ел без беренче космонавт Юрий Гагаринның «Восток» кораблендә җиһанга очуына 60 ел булуны билгеләп үттек. Быел исә Космонавтика көнен бәйрәм итә башлавыбызга 60 ел тулды. Шул уңайдан «Җиһангирлар» инициатив төркеме җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов белән сөйләшеп алдык.

– Хәлил Шәйхнурович, бер укучыбыз шалтыратты. Узган ел Космонавтика көненең 60 еллыгын бәйрәм иттек бит инде, быел тагын нинди бәйрәм соң ул, дип кызыксына…

– Юрий Гагаринның галәмгә очкан көне – безнең өчен олы бәйрәм. Халык исәп-хисапны 1961 елның 12 апреленнән алып барырга күнеккән. Шуңа күрәдер инде, Космонавтика көненең СССР Югары Совет Президиумы указы белән бер елдан соң гына гамәлгә куелганы күп кешегә мәгълүм дә түгел. Бу бәйрәмне кертү тәкъдиме белән илебездәге икенче очучы-космонавт Герман Титов КПСС Үзәк Комитетына хат яза. Әйтергә кирәк, 12 апрель ул хәзер инде Космонавтика көне генә түгел. 1969 елны Халыкара авиация федерациясе бу көнне Бөтендөнья авиация һәм космонавтика көне дип билгели. Ә 2011 елны Берләшкән Милләтләр Оешмасы инициативасы белән Кешенең космоска очкан көне дигән халыкара бәйрәм дип тә игълан ителде. Бу фактны рәсми төстә раслап, резолюциягә 60тан артык дәүләт вәкиле кул куйды.

– 2016 елда Гагаринның галәмгә очуына 55 ел булу уңаеннан «Космос – ул без» дигән Гагарин дәресләре үткәрү гамәлгә керде. «Без космоска ышанабыз» дип аталган арт-проект ачылды. Аның сайтына космосны үзләштерү турындагы кызыклы вакыйгалар, фактлар куела. 2016 елда Россиянең 20 шәһәрендә «Башыңны күтәр!» флешмобы кысасында күккә Юрий Гагарин портреты төшерелгән 108 мең шар (беренче космонавт очышының һәр минутына 1000әр данә) очырылган иде. Монысын дәвам итүчеләр дә байтак. Дөрес, соңгы елларда пандемия булу сәбәпле, мондый чараларга да үзгәреш керде. Мәскәүдәге Космонавтика музее, мәсәлән, #НеВыходиИзКосмоса проектын башлап җибәрде. Аның буенча виртуаль күргәзмәләр ачыла, архив документлары күрсәтелә. Кыскасы, ел саен нинди дә булса яңалык кертелә һәм ул традиция булып дәвам итә. Быел Космонавтика көнен ничек бәйрәм итәбез?

– Ил күләмендә алганда, барлык төбәкләрдә бәйрәм чаралары үткәрелә дип ышанам. Гадәттә төрле күргәзмәләр, экскурсияләр, фестивальләр, концертлар, спорт ярышлары зур колач ала. Мәктәпләрдә Гагарин көненә багышлап, тематик сәгатьләр үтә. Һәр төбәк үзенең мөмкинлекләреннән чыгып эш итә дип уйлыйм.

– Татарстан ниләр белән сөендерә?

– Шактый эшләр эшләнә. Иң яңалары дигәндә, быел Россиядә беренче тапкыр буларак, Арчада Гагарин авыл хуҗалыгы ярминкәсе уздырыла. Монда башка авыл хуҗалыгы продуктлары белән төп товар орлыклык бәрәңге булачак. “Ни өчен?” дигән сорауга җавапны күпләребез беләдер дә инде. Бу хакта газетада язылган иде. Юрий Гагарин космостан Саратов өлкәсендәге Смеловка авылына  төшкән. Аны беренчеләрдән булып татар хатыны Әнихәят апа оныгы Румия белән күреп алган. Алар кырда бәрәңге утырта торган булганнар. Шушы вакыйганы истә тотып, Әнихәят апа, һава торышының нинди булуына карамастан, 12 апрель көнне ел саен бер-ике данә булса да бәрәңге төртеп кергән. Бу традиция Румияләр гаиләсендә дәвам итә. Без дә аны сакларга тәкъдим итәбез. Гагарин ярминкәсендә һәр кеше бәрәңге утыртырга кирәклеген исенә төшереп, орлыклык әзерләп куйсын иде. Бу гамәл, традициягә әйләнеп, бөтен Россия төбәкләренә таралыр дип уйлыйм. Бүгенге вазгыятьтә бу бигрәк тә кирәк.

11 апрель көнне Арчадагы Казан арты музеенда Космонавтика көне – Гагарин көненең 60 еллыгына багышланган экспозиция ачтык. Экспонатлар арасында космонавтлар Валентина Терешкова, Сергей Рыжиков, космонавтика тармагында бүген эшләгән белгечләр, ветераннар биргән бүләкләр, тарихи документлар, фото-видео материаллар бар.

Ел саен уздыра торган чараларыбыз да дәвам итә. Безнең төркем тарихны да, яңалыкларны да халыкка җиткерү йөзеннән массакүләм мәгълүмат чаралары белән тыгыз эшли. «Ватаным Татарстан»ның Татарстаннан бердәнбер космонавт Сергей Рыжиков белән әңгәмә үткәрергә җыенганын беләм. Әле ул беренче тапкыр галәмгә очкач та, Арчада безнең төркем, җитәкчеләр белән киңәшләшеп, Җиһангирлар аллеясы булдырды һәм анда стела – Рыжиков очкан «Союз – МС 02»  ракетасы куелды.

Физик яктан көчле булсаң гына галәмне яуларга мөмкин. Димәк, бу көнне спорт ярышларының зур колач алуы да гаҗәп түгел.

– Хәтерлисездер, без балачакта космонавтларның исемнәрен хәтта яттан өйрәнә идек. Хәзер мәктәпләрдә бу бәйрәмгә игътибар ни дәрәҗәдә?

– Бу – бик җитди мәсьәлә. Мәгариф министрлыгы белән бергәләп эшләргә тырышабыз. Республика мәктәпләрендә, балалар бакчаларында ел саен 12 апрель көнне «Юрий Гагарин белән 108 минут бергә!» дигән чара үткәреп килдек. Шуңа өстәп, төрле рәсем, җыр, шигырь бәйгеләре үткәрелә. Космос темасына җырлар, шигырьләр бик күп, әмма аларны кайтарырга кирәк. Яңалары да булыр дип өметләнәбез. Әлбәттә инде, монда балалар гына түгел, өлкәннәр турында да сүз бара.

– Мондый тантаналарда бәйрәм табыны да үзенчәлекле булырга тиештер кебек?

– Гагарин бәлеше – менә дигән сый. Бу – уйлап чыгарылган әйбер түгел. Беренче космонавт татар ризыкларын бик яратып ашый. Бәлешне аңа хатынының Оренбургта яшәүче, пешекче-ресторатор булып эшләүче әтисе әзерли торган була. Без үзебез дә ел саен зур бәлеш салып, аны космик тематикадагы рәсемнәр – ай, йолдызлар, ракеталар белән бизибез. Мондый тәмле ризык янына Гагарин чәе дә бар. Тарихы мондыйрак. Беренче космонавт, галәмнән төшкәч, күп илләргә, шул исәптән Бөекбританиягә дә чакыру ала. Аны Елизавета II кабул итә. Очрашуга әзерләнгән өстәлдә лимонлы чәй була. Юрий Алексеевич чәйне эчә дә лимонны ашап куя. Мондый гадәт булмаганга, барысы да нык гаҗәпләнә, уңайсыз тынлык барлыкка килә. Елизавета II бу мизгелне үзенчә «йомшарта»: чәеннән лимонны ала да ашап куя. Аның артыннан барысы да шуны кабатлый.

– Бу бәйрәмдә шулай да һәр татарның күңелен тырнап торган бер әйбер бар кебек. “Татарлар ник галәмгә очмыйлар икән?” дигән сорау милләттәшләребезне бик борчый.

– Беренче Гагарин отрядындагы 20 кеше арасыннан 12се генә галәмгә оча ала. Алар арасында милләттәшебез Марс Рәфыйков та була. Әмма төрле сәбәпләр белән аңа җиһанга күтәрелергә насыйп булмый. Соңрак тормышы бөтенләй башка юнәлеш ала. Әфганстан сугышында да катнаша. Шундый бер кызыклы тарихи факт та бар. Отрядтагы барлык кандидатлар “Беренче кем очарга тиеш?” дигән сорауга җавап бирү йөзеннән яшерен тавыш бирәләр. Анда Рәфыйков яклы бары берәү генә була. Соңыннан бу тавыш бирүченең үзе икәнлеге ачыклана. “Ник үзеңне сайладың?” – дип сорагач, “Мин – монда күк җисеме исемен йөрткән бердәнбер кеше, димәк, мин очарга тиеш”, – дип җавап бирә. Гомумән алганда, без белгәне, 11 татар заманында космоска очарга әзерләнгән, барысы да төрле сәбәпләр белән төшеп калган. Арада Рафаэль Закиров игътибарга лаек. Ул ракеталар буенча бик шәп белгеч була, Кариб кризисы башлангач, аны космонавтлар отрядыннан алып, Кубага җибәрәләр. Урал Закиров бүген Казанда яши, физика-математика фәннәре докторы. Космос аппаратлары белгече буларак, Сергей Королев һәм Мстислав Келдыш кулы астында эшли. Космонавтлар отрядына керергә рөхсәт сорый. Кызганыч, медицина комиссиясен уза алмый. Тагын Чиләбе өлкәсеннән Саттаров Наил «Буран» программасы буенча очарга әзерләнә. Аның белән бергә Башкортстаннан татар егете Урал Солтанов та була. Тик, үзгәреш җилләре башланып, «Буран» проекты буенча берәү дә оча алмый. Әйе, бүген татарлар арасында космонавтлар юк. Бер яктан, кызганыч та кебек. Икенче яктан караганда, яшьләр, мәктәп балалары өчен татарның беренче космонавты булырга менә дигән форсат бит бу!

Әңгәмәдәш – Фәния Әхмәтҗанова

 


Фикер өстәү