Галәмгә юл Арчадан башлана

«Җиһангирлар» инициатив төркеме эшчәнлеге яңа этап башлады. Аның җитәкчесе Хәлил Гайнетдинов мәктәпләр, уку йортлары белән элемтәне тагын да ныгыту максатыннан яңа программа тәкъдим итте.

Җиһан безне берләштерә

Моның өчен юкка гына Арча педагогия көллияте сайлап алынмады. Беренчедән, бу уку йорты бик актив, балаларны тәрбияләүдә файдасы булган һәр яңалыкны тиз арада кертү яклы булса, икенчедән, район башлыгы Илшат Нуриев җиһангирларга ярдәм итәргә һәрвакыт әзер тора. Бу очрашуда да ул әлеге тәкъдимне хуплап кына калмады, Җиһангирлар паркы проекты турында да сүз кузгатты.

– Космос ул – һәркемне кызыксындыра торган өлкә, яшь буынны ватанпәрвәрлек рухында тәрбияләр өчен менә дигән җирлек. Без барыбыз да – Гагаринга сокланып, космонавт булырга хыялланып үскән кешеләр. Космос, җиһангирлар хәрәкәте белән янып-көеп йөргән Хәлил Шәйхнуровичка сокланып карыйм. Үзе дә тик тормый, безгә дә тынгылык бирми. Җиһангирлар паркы турында да күптән сөйләшәбез. Эшкә тотынырга вакыт җиткәндер дип уйлыйм, – диде ул.

Беррәттән Татарстанның беренче космонавты Сергей Рыжиковны һәм «йолдызлы» шәһәрдә эшләүче Татарстан егетләрен кунакка чакыру турында да фикерләштеләр. Күрсәтерлек әйберләр дә бар. 2016 елның 19 октябрендә Бөгелмә егете Россиянең (СССР ның) 121 нче космонавты булып, беренче тапкыр галәмгә юл тотты. Арчалылар һәрвакыттагыча бу вакыйганы да читтә калдырмадылар. Якташыбыз 11 сәгать 5 минут 14 секундта галәмгә юл тотты. Нәкъ шул мизгелдә стадионда Җиһангирлар аллеясына нигез салынды. Татарстанның беренче космонавты хөрмәтенә стела да куелды.

Яңа программа буенча быел көллияттә эш башланган да инде.

– 2022–2023 уку елы планына космос өлкәсен өйрәтүне аерым бер бүлек итеп керттек. Көллият каршында гимназия сыйныфлары, балалар бакчасы бар, база буларак, 6 нчы мәктәп белән дә тыгыз элемтәдә яшибез. Космос өлкәсе барысын да нык кызыксындыра. Без инде моңа кагылышлы чараларны «Җиһангирлар» инициатив төркеме белән берлектә күптәннән үткәреп киләбез. Әмма билгеле бер системага салынмаган иде әле. Тәҗрибә уңышлы килеп чыкса, аның шулай булуына шигебез дә юк, концепция төзеп, Мәгариф министрлыгы ярдәме белән башка мәктәпләргә, уку йортларына да тәкъдим итәргә уйлыйбыз, – диде бу җәһәттән көллият директоры Гөлнара Гарипова.

Мөмкинлекләр бар

Хәлил Гайнетдинов Байконурда хезмәт иткән. Сирәк-мирәк кенә булса да кулына кылкаләм тоткан егетне данлыклы космодром тарихына кагылышлы документлар белән эшләргә чакыралар. Менә шунда ул җиһан белән чын-чынлап кызыксына башлый да инде. Килеп җитә бер вакыт, мавыгуының чын икәнен аңлагач, шушы төркемгә космос өлкәсенә кагылышы булган фикердәшләрен җыя башлый. Алар арасында фән эшлеклеләре дә, космос тармагында бүген эшләүчеләр дә, ветераннар да бар. Мәгариф, мәдәният хезмәткәрләре, журналистлар, студентлар, мәктәп балалары да бик яратып йөри алар оештырган очрашуларга. Космос өлкәсе буенча белгечләр Урал Закиров, Альберт Саттаров, Айдар Бикмучев, Фәрит Әюпов кебек белгечләрне тыңлау – үзе бер дөнья. Хәлил Гайнетдинов Ким Шакиров белән бергә «Сезне космос көтә, җиһангирлар!» дип аталган китап та иҗат итә. Анда Советлар Союзы һәм Россиядәге космик проектларны төзүдә катнашкан татарлар һәм татарстанлылар турында барлык мәгълүматлар бар. Китапка 700 фамилия кергән, шуларның 400е – татарныкы. Бу космос өлкәсендә хезмәт куючы милләттәшләребезнең күплеген күрсәтә. Казан – бүген дә Россиядә иң зур аэрокосмик үзәкләрнең берсе. Татарстан исә инновацион үсеш буенча алдынгылардан санала. Димәк, «йолдызлы» эшне дәвам итү өчен бездә бөтен мөмкинлекләр бар.

Чаң

Ни өчен әле җиһангирлар мәктәпләргә, уку йортларына галәм темасын кертү турында чаң суга? Бу сорауга җавап бирү өчен Хәлил Гайнетдинов ерактан урап килде.

– Билгеле булганча, Россия, Советлар Союзының дәвамчысы буларак, космосны беренче ачучы булып санала. Константин Циолковский галәмне үзләштерүнең кирәклеген, мөмкинлеген һәм ысулларын фәнни яктан дәлилли. Сергей Королев аның идеяләрен беренче тапкыр тормышка ашыра. Ул коллектив белән ракеталар, ясалма иярченнәр, орбитага чыгып, Җир тирәли әйләнү һәм беренче космонавтның галәмгә очуы өчен корабльләр төзи. Юрий Гагарин беренче булып космик корабльдә Җир шарын әйләнә. Валентина Терешкова – галәмгә очкан иң беренче хатын-кыз. Алексей Леонов беренче булып ачык космоска чыга. Хатын-кыз космонавтлардан Светлана Савицкая шул ук батырлыкны кабатлый. Бу казанышлар искиткеч һәм аларның барысы да халык хәтеренә уелып калган. Әмма алар барысы да Советлар Союзына бәйле.

Юрий Гагарин космоска очканнан соң 61 ел үткәч тә, без Россияне космос өлкәсендә лидер дип уйлыйбыз. Ни кызганыч, бу дөреслеккә туры килми. Бүгенге Россия дөньядагы космик державалар арасында АКШ һәм Кытайдан кала өченче урынны гына били. Һиндстанда да космик индустрия көчле үсеш алган. СССР таралганнан соң, илебезнең оборона сәнәгате комплексы зур югалтулар кичерде. Әмма юкка чыкмады, аягында басып кала алды. Бүген безнең төп көндәшләребез – АКШ, Кытай, Европа берлеге. Япония, Канада, Һиндстан, Иран һәм Бразилия үкчәгә басып килә. Ә бит бу калышуда төп факторларның берсе – кадрлар әзерләү барышында урта мәктәпләрдә пәйда булган кимчелекләр. Бу турыдан-туры совет укыту системасын юк итүгә, физика һәм математика фәннәрен укыту буенча җитешсезлекләргә килеп төртелә.

Әнә шул бушлыкны тутырырга тырыша да инде «Җиһангирлар» төркеме. «Гагарин белән 108 минут бергә» проекты, Арча радиосындагы атналык «Җиһан серләре» тапшырулары, «Гагарин көне» бәйрәме, «Гагарин ярминкәсе», «Гагарин бәлеше» бәйрәме, «Җиһангирлар паркы», «Җиһангир бакчалары һәм урманнары», төрле-төрле башка чаралар – барысы да укучыларны кызыксындыруга йөз тота. Бүгенге программа исә бу чараларны Татарстанга гына түгел, Россия төбәкләренә җәелдерүне дә күздә тота.

Фәния Әхмәтҗанова 

 

 

 

 

 


Фикер өстәү